Коррупциягә каршы “П” хәрефенә башланган сүзлек, 2 өлеш

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

һөнәри спорт ярышларының һәм тамаша рәвешендәге коммерциячел бәйгеләрнең катнашучыларын һәм оештыручыларын сатып алу (актив) (ПОДКУП УЧАСТНИКОВ И ОРГАНИЗАТОРОВ ПРОФЕССИОНАЛЬНЫХ СОРЕВНОВАНИЙ И ЗРЕЛИЩНЫХ КОММЕРЧЕСКИХ КОНКУРСОВ (АКТИВНЫЙ)) – спортчыларны, спорт судьяларын, тренерларны, командалар җитәкчеләрен һәм спорт ярышларының башка катнашучыларын яки оештыручыларын, шулай ук тамаша рәвешендәге коммерциячел бәйгеләрнең оештыручыларын яки жюри әгъзаларын бу ярышларның яки бәйгеләрнең нәтиҗәләренә йогынты ясау максатларында сатып алу (РФ ҖКның 184 нче статьясының беренче өлеше).

САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ ӘГЪЗАЛАРЫН САТЫП АЛУ (ПОДКУП ЧЛЕНОВ ИЗБИРАТЕЛЬНОЙ КОМИССИИ) – сайлау комиссиясе әгъзаларына, аларның хокукый статусына капма-каршы булган гамәлләр кылган (гамәл кылмаган) өчен, матди (мөлкәти) файда бирү яки вәгъдә итү. Сайлау комиссиясе әгъзаларын сатып алу Россиядәге хәзерге заман җәмгыятендә сәяси коррупциянең шактый киң таралган, Россия төбәкләрендәге сайлау процессы шартларында бигрәк тә еш күренүче формаларыннан берсе (электорат коррупциясе формасы) булып тора.

ЧИТ ИЛ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ ҖЫЕЛЫШЛАРЫ ӘГЪЗАЛАРЫН  САТЫП АЛУ (ПОДКУП ЧЛЕНОВ ИНОСТРАННЫХ ГОСУДАРСТВЕННЫХ СОБРАНИЙ) – Европа Советының Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында конвенциясенә ярашлы рәвештә, нинди дә булса дәүләт җыелышы әгъзасы булып торучы, кайсы да булса башка дәүләттә законнар чыгару буенча яки административ вәкаләтләр башкаручы затны сатып алу.

ХАЛЫКАРА ПАРЛМЕНТ ҖЫЕЛЫШЛАРЫ ӘГЪЗАЛАРЫН САТЫП АЛУ (ПОДКУП ЧЛЕНОВ МЕЖДУНАРОДНЫХ ПАРЛАМЕНТСКИХ СОБРАНИЙ) – Европа Советының Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында конвенциясенә ярашлы рәвештә, дәүләт аларның әгъзасы булып торган халыкара яки дөньякүләм оешмаларның парламент җыелышлары әгъзаларын сатып алу.

ДӘҮЛӘТНЕҢ ИЛКҮЛӘМ ҖЫЕЛЫШЛАРЫ ӘГЪЗАЛАРЫН САТЫП АЛУ (ПОДКУП ЧЛЕНОВ НАЦИОНАЛЬНЫХ ГОСУДАРСТВЕННЫХ СОБРАНИЙ) – Европа Советының Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында конвенциясенә ярашлы рәвештә, дәүләтнең нинди дә булса  илкүләм җыелышының әгъзасы булып торучы, законнар чыгару буенча яки административ вәкаләтләр башкаручы теләсә кайсы затны сатып алу.

КОРРУПЦИЯ БЕЛӘН ЗАРАРЛАНУ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ (ПОКАЗАТЕЛИ КОРРУПЦИОННОЙ ПОРАЖЕННОСТИ) – коррупциячел хокук бозуларның һәм аларны кылган затларның җәмгыять өчен куркынычлылык дәрәҗәсен, күләмен, таралу тизлеген, структурасын, үсешенең барышын һәм территориаль бүленешен  сыйфатлаучы абсолют һәм чагыштырмача күрсәткечләр.

КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ (ПОКАЗАТЕЛИ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ) – коррупциячел җинаятьчелекнең тышкы яки формаль ягын күрсәтүче санлы зурлыклар. Коррупциячел җинаятьчелек күрсәткечләре сыйфатка бәйле һәм микъдарга бәйле булырга мөмкин. Коррупциячел җинаятьчелек күрсәткечләрен анализлап, аның тәгаен бер вакыт аралыгында билгеле бер территориядә яшәп килүенең, таралуының һәм үсешенең кайбер закончалыкларын ачыкларга була.

ХЕЗМӘТ УРЫНЫНДА ЯКЛАУ (ПОКРОВИТЕЛЬСТВО ПО СЛУЖБЕ) – лаек булмаган килеш мактауга, вазыйфада нигезсез рәвештә чираттан тыш югарыга күтәрүгә бәйле гамәлләр, яклый торган зат мәнфәгатьләрендә бүтән – зарурлыгы булмаган гамәлләр кылу.

ДӘҮЛӘТ ВАЗЫЙФАЛАРЫН САТЫП АЛУ (ПОКУПКА ГОСУДАРСТВЕННЫХ ДОЛЖНОСТЕЙ) – мөлкәт яки мөлкәти характердагы файда вәгъдә итү яки бирүгә бәйле рәвештә, сәясәттәге бер субъектның икенчесенә дәүләт вазыйфасын бирүе – бер яктан, һәм аны алуы – икенче яктан. Сәяси коррупциянең мондый формасы XX гасырның 80 нче елларында совет дәүләтендә яхшы ук киң таралган булган, ул чакта җитәкче вазыйфасына (дәүләттә яки партиядә) билгеләнү өчен ришвәт бирү таләп ителгән. Шул ук вакытта ришвәт бирү – хакимияткә ия булуның законга каршы килә торган ысулы, ә алу – хакимлекне бүләүнең законга каршы килә торган ысулы булып торган. Сәяси коррупция чагылышының мондый төре хәзерге Россиядә дә бар, гәрчә элеккегә караганда азрак таралган булса да.

СӘЯСӘТЧЕНЕҢ ҮЗ-ҮЗЕН ТОТЫШЫН САТЫП АЛУ (ПОКУПКА ПОВЕДЕНИЯ ПОЛИТИКА) – хокукый статусына яки сәяси карашларына капма-каршы гамәлләр кылган (гамәл кылмаган) өчен, сәясәттәге бер субъектның икенчесенә мөлкәти файда вәгъдә итүе яки бирүе. Ул бер тапкыр булырга яки озак срокка сузылырга мөмкин. Шулай ук карагыз: “Прививка”.

КОРРУПЦИЯ ПРРОБЛЕМАСЫ БЕЛӘН СӘЯСИ СПЕКУЛЯЦИЯ ЯСАУ (ПОЛИТИЧЕСКАЯ СПЕКУЛЯЦИЯ ПРОБЛЕМОЙ КОРРУПЦИИ) – дәүләттә яки төбәктә сәяси яки төркемдәге (ведомстводагы) максатларга яки мәнфәгатьләргә ирешү өчен кылына торган коррупциячел җинаятьчелекнең чынбарлыктагы торышы турындагы статистик, социологик һәм бүтән төрле мәгълүматларны бозып күрсәтүдән гыйбарәт булган сәяси күренеш.

СӘЯСИ КОРРУПЦИОНЕР (ПОЛИТИЧЕСКИЙ КОРРУПЦИОНЕР) – дәүләт хакимияте һәм (яки) җирле үзидарә органнарында, сатып алу, коррупциячел караклык, хакимлектән законсыз файдалану формаларында үз-үзен коррупциячел тотуны файдаланып, вазыйфаны биләүче, бүлүче яки саклап торучы зат.

СӘЯСИ ПАТРОНАЖ (ПОЛИТИЧЕСКИЙ ПАТРОНАЖ) – көнбатыш сәясәт фәнендә: сәясәтчеләрнең түбәнрәк баскычта торучы сайлап алынган структураларны үз канаты астына алуы, шәхсән тугрылыкларына һәм сәяси ярдәм күрсәтүләренә алмашка алар өчен уңайлырак шартлар тудыруы.

ХЕЗМӘТ УРЫНЫНДА УЗЫНДЫРУ (ПОПУСТИТЕЛЬСТВО ПО СЛУЖБЕ) – дәүләт хакимияте яки идарәсе органының вазыйфаи затының яки бүтән түрәнең үзенә буйсынучы  яки аның контролендә булган затның яки ул вәкиле булып торган юридик затларның хезмәт эшчәнлегендәге ялгышлыклары яки хокук бозулары өчен чаралар күрмәве, аларның законсыз гамәлләрен күрмәмешкә салышуы.

КОРРУПЦИЯ НӘТИҖӘЛӘРЕ (ПОСЛЕДСТВИЯ КОРРУПЦИИ) – коррупциячел эшчәнлек аркасында җәмгыять мәнфәгатьләренә китерелүче, кылынган коррупциячел эш-гамәлләр белән сәбәпле бәйләнештә булган туры һәм кыек, турыдан-туры һәм читләтеп ясалган, аларга социаль кыйммәтләр дучар ителә торган тискәре үзгәрешләр җыелмасында  чагылучы хакыйкый зыян, шулай ук җәмгыятьнең коррупциягә каршы көрәшкә һәм аның социаль профилактикасына бәйле икътисади һәм бүтән төрле чыгымнары җыелмасы.

РИШВӘТЧЕЛЕКТӘ АРАДАШЧЫ (ПОСРЕДНИК ВО ВЗЯТОЧНИЧЕСТВЕ) – ришвәт бирүченең яки ришвәт алучының үтенече яки кушуы буенча эш итүче, ришвәт бирү-алу турындагы килешүгә ирешергә яки килешүне гамәлгә ашырырга булышлык итүче зат.

РИШВӘТЧЕЛЕКТӘ АРАДАШЛЫК ИТҮ (ПОСРЕДНИЧЕСТВО ВО ВЗЯТОЧНИЧЕСТВЕ) – коррупциячел эшчәнлектә яшеренлекне саклау һәм анда катнашучыларның чын йөзләре ачылу хәтәрлеген киметү максатыннан, затның законга каршы килә торган, ришвәт бирүче һәм ришвәт алучының үзара хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән эшчәнлеге.

“ИХТИРАМ” (“ПОЧЕСТЬ”) – хөрмәткә лаек булган затка ихтирам күрсәтү өчен, файда алуга өметләнмичә, үз ихтыяры белән аңа бүләк бирүнең Киев Русе чорында яшәп килгән формасы.

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ТОРУНЫҢ ХОКУКЫЙ ТЕХНОЛОГИЯСЕ (ПРАВОВАЯ ТЕХНОЛОГИЯ ПРОТИВОДЕЙСТВИЯ КОРРУПЦИИ) – коррупциягә каршы торуның хокукый институтларын һәм гомумән хокукый системаны, куелган һәм җәмгыятьнең билгеле бер тарихи ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре, коррупциягә каршы сәясәтнең социаль-хокукый үсеш закончалыклары белән билгеләнгән максатларга туры китереп, нәтиҗәле һәм рациональ итеп коруның ысуллары, әмәлләре һәм чаралары системасы.

КОРРУПЦИЯГӘ БӘЙЛЕ ХОКУК БОЗУ (ПРАВОНАРУШЕНИЕ, СВЯЗАННОЕ С КОРРУПЦИЕЙ) – коррупциянең тисәре социаль күренеш буларак яшәп килүе яки таралуы өчен уңайлы шартларны, яки коррупциячел билгеле бер эш-гамәлләр кылырга сәбәп булучы, аларны яшереп тотучы яки аларга ирек куючы шартны (факторны) тудыра торган хокук бозу.

ХОКУК САКЛАУ ХЕЗМӘТЕ (ПРАВООХРАНИТЕЛЬНАЯ СЛУЖБА) – дәүләт федераль хезмәтенең гражданнарның дәүләт органнарында, куркынычсызлыкны, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча, җинаятьчелек белән көрәш буенча, кешенең һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча функцияләр башкаручы службаларда һәм учреждениеләрдә һөнәри эшчәнлегеннән гыйбарәт булган төре.

ВАЗЫЙФАИ ВӘКАЛӘТЛӘРНЕ АРТТЫРЫП ҖИБӘРҮ (ПРЕВЫШЕНИЕ ДОЛЖНОСТНЫХ ПОЛНОМОЧИЙ) – эш урынындагы җинаять, аны кылган өчен җаваплылык РФ ҖКның 286 нчы статьясы белән күздә тотылган. Аның асылы вазыйфаи затның үз вәкаләтләре чикләреннән чыкканлыгы күренеп торган һәм гражданнарның яки оешмаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре яисә җәмгыятьнең яки дәүләтнең закон белән сакланучы мәнфәгатьләре бозылуга китергән гамәлләр кылуыннан гыйбарәт.

РИШВӘТ ПРЕДМЕТЫ (ПРЕДМЕТ ВЗЯТКИ) – акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәти байлыклар, шулай ук закон тарафыннан рөхсәт ителгән булып, түләнергә тиешле, ләкин түләүсез күрсәтелүче мөлкәт характерындагы файда яки хезмәтләр күрсәтү.

КОРРУПЦИЯЧЕЛ АДМИНИСТРАТИВ ҺӘМ ДИСЦИПЛИНАР ХОКУК БОЗУЛАРГА ЧИК КУЮ (ПРЕСЕЧЕНИЕ КОРРУПЦИОННЫХ АДМИНИСТРАТИВНЫХ И ДИСЦИПЛИНАРНЫХ ПРАВОНАРУШЕНИЙ) – дәүләтнең вәкаләтле органнары һәм аларның вазыйфаи затлары тарафыннан хокук бозучыларга карата административ һәм дисциплинар йогынты ясауның  норматив хокукый актлар күздә тоткан чаралары күрелү.

 КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘРГӘ ЧИК КУЮ (ПРЕСЕЧЕНИЕ КОРРУПЦИОННЫХ ПРЕСТУПЛЕНИЙ) – хокук саклау органнарының хокук бозучыларга тиешле кодекслар һәм бүтән хокукый актлар гамәлгә керткән: җинаять кылган өчен хокукый, процессуаль яисә җәза үтәтү чараларын күрүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге.

“АК ЯКАЛЫЛАР”НЫҢ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕГЕ (ПРЕСТУПНОСТЬ “БЕЛЫХ ВОРОТНИЧКОВ”) – криминология һәм социология фәненә Америка тикшеренүчесе Эдвин Сазерленд тарафыннан кертелгән төшенчә, ул моны бизнес өлкәсендә идарә итүче затларның җинаятьчел  эшчәнлеге дип аңлаган.

“ПРИВИВКА” (“ПРИВИВКА”) – чит илләрнең сәясәт фәнендә: сәясәтчене озак вакытка “сатып алу”. Ул халык күз алдындагы сәясәтчегә (дәүләт хезмәткәренә), үзенең хокукый статусына һәм җәмгыять мәнфәгатьләренә каршы килеп, ришвәт бирүченең, кагыйдә буларак, коммерциячел яки бүтән төрле оешманың мәнфәгатьләрен дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында алга сөрүенә алмашка мөлкәти байлыклар бирүдә чагыла.

“ӨСТЕНЛЕКЛЕ” ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК (“ПРИВИЛЕГИРОВАННАЯ” ПРЕСТУПНОСТЬ) – Америка криминологлары Нил Шовер һәм Эндрю Хохстетлер фикеренчә, һөнәри эшчәнлекләре барышында затлар яки затлар төркеме тарафыннан кылынучы законга каршы, башка очракларда хөрмәткә лаек һәм законлы булып торучы эш-гамәлләр җыелмасы.

 “АШАТЫП ИЯЛӘШТЕРҮ” (“ПРИКОРМКА”) – сайлаучыларны сатып алуның (электораль коррупциянең) бер төре, ул криминальләшкән дә, криминальләшмәгән дә булырга мөмкин. Бу “пычрак” сайлау технологиясенең асылы шуннан гыйбарәт: сайлап куелучы дәүләт яки муниципалитет вазыйфасына дәгъва кылучы, сайлау игълан ителгәнче үк, атамасында бу кандидатның йә фамилиясе, йә кандидатка ишарә ясаучы бүтән төрле билгесе булган хәйрия фонды оештыра. Хәйрия ярдәме бары тик шул сайлау округы кысасында гына күрсәтелә. Эшләп торучы хакимият органнарының, сайлау кампаниясе игълан ителгәч, бу кандидатны ни дәрәҗәдә яклавына карап, хәйриячелек йә туктатыла, йә дәвам иттерелә. Коррупциячел “хәйриячелек”не дәвам иттерү өчен, кагыйдә буларак, дәүләт хакимиятенең гамәлдәге органнары вәкилләренең ярдәме яки аларның күз йомуы кирәк.

ЗАКОН ҺӘМ СУД КАРШЫНДА БАРЫСЫНЫҢ ДА ТИГЕЗЛЕГЕ ПРИНЦИБЫ (ПРИНЦИП РАВЕНСТВА ВСЕХ ПЕРЕД ЗАКОНОМ И СУДОМ) – коррупциягә каршы сәясәт принцибы. Аның асылы шуннан гыйбарәт: коррупциячел хокук бозуны кылган затлар, җенесенә, расасына, милләтенә, килеп чыгышына, мөлкәте һәм вазыйфасы буенча тоткан урынына, яшәгән җиренә, дингә мөнәсәбәтенә, карашларына, иҗтимагый берләшмәләргә карауларына, шулай ук башка шартларга бәйсез рәвештә, закон һәм суд каршында тигез.

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ СӘЯСӘТНЕҢ ПРИНЦИПЛАРЫ (ПРИНЦИПЫ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ) – коррупциягә каршы илкүләм, халыкара, ведомство эчендәге яки төбәк дәрәҗәсендәге сәясәтнең нинди булуы яки нинди булырга тиешлеге турында нигезне тәшкил итүче идеяләр, төшенчәләр. Хәзерге Россия җәмгыятендә белгечләр коррупциягә каршы сәясәтнең түбәндәге принципларын аерып күрсәтә: а) коррупциягә каршы сәясәт чараларын булдыру, тормышка ашыру һәм тормышка ашыруны контрольдә тоту функцияләрен берләштерергә ярамау; б) коррупциягә каршы сәясәт чараларын бюджеттан максатчан финанслау; в) коррупциячел хокук бозулар өчен юридик җаваплылык процедурасын чикләүче яки катлауландыручы иммунитетларны саклап калырга ярамау.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ СӘЯСӘТЕНЕҢ ПРИНЦИПЛАРЫ (ПРИНЦИПЫ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН) – республикада коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, Татарстан Республикасының 2006 елның 4 маендагы “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” 34-ТРЗ номерлы законының 3 нче статьясында беркетелгән төп идеяләр. Законда коррупциягә каршы торуның 12 принцибы күрсәтелгән.

ХЕЗМӘТ УРЫНЫННАН ФАЙДАЛАНЫП, БАШКАЛАРНЫҢ МӨЛКӘТЕН ҮЗЛӘШТЕРҮ (ПРИСВОЕНИЕ ЧУЖОГО ИМУЩЕСТВА, СОВЕРШЕННОЕ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ СЛУЖЕБНОГО ПОЛОЖЕНИЯ) – башкаларның гаепле затка ышанып тапшырылган мөлкәтен үзенең хезмәт урыныннан файдаланып урлауның бер төре, аның өчен җаваплылык РФ ҖКның 160 нчы статьясы белән күздә тотылган.

КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕКНЕҢ СӘБӘПЛӘРЕ (ПРИЧИНЫ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ) – үзләренең закончалыклы нәтиҗәсе буларак коррупциячел җинаятьчелекне тудыручы, генетик яктан барлыкка китерүче күренешләр яки процесслар.

РИШВӘТКӘ ЯКИ КОММЕРЦИЯЧЕЛ САТЫП АЛУГА КОТЫРТУ (ПРОВОКАЦИЯ ВЗЯТКИ ЛИБО КОММЕРЧЕСКОГО ПОДКУПА) – җинаять кылганлыгына дәлилләрне ясалма рәвештә барлыкка китерү яисә шантажлау максатыннан, вазыйфаи затка яисә коммерциячел яки бүтән төрле оешмаларда идарә итү функцияләрен башкаручы затка, аның ризалыгыннан башка, акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәт тапшыру яки аңа мөлкәти характердагы хезмәтләр күрсәтү омтылышы (РФ ҖКның 304 нче статьясының беренче өлеше).

КОРРУПЦИЯ БЕЛӘН КӨРӘШ ПРОГРАММАСЫ (ПРОГРАММА БОРЬБЫ С КОРРУПЦИЕЙ) – аларны тормышка ашыруның максатларын, бурычларын, чараларын, ысулларын, этапларын, механизмын күрсәтү юлы белән, коррупциягә каршы көрәш чаралары системасын, шулай ук көтелүче нәтиҗәләрнең күрсәткечләрен билгеләүче документ.

КОРРУПЦИЯ БЕЛӘН КӨРӘШНЕҢ КОМПЛЕКСЛЫ ПРОГРАММАСЫ (ПРОГРАММА БОРЬБЫ С КОРРУПЦИЕЙ КОМПЛЕКСНАЯ) – вәкаләтле дәүләт яки муниципалитет органы яисә вазыйфаи зат тарафыннан кабул ителгән комплекслы хокукый документ, аңарда коррупциягә каршы сәясәтнең төп юнәлешләре, аның максатлары, бурычлары, чаралары һәм үтәлешен контрольдә тоту ысуллары чагылдырылган.

ПРОТЕКЦИЯ ЯСАУ (ПРОТЕКЦИОНИЗМ) – Н.В. Селихов фикеренчә, тискәре күренеш. Ул шуның белән сыйфатлана: анда катнашучыларның – патроннарның һәм клиентларның – гамәлләре файда алуга юнәлдерелгән яки корпоратив мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү өчен шартлар тудыруга кайтып кала. Моның иң ачык мисалы булып, “үз командам” феномены тора.

БЮРОКРАТИК ПРОТЕКЦИЯ ЯСАУ (ПРОТЕКЦИОНИЗМ БЮРОКРАТИЧЕСКИЙ) – дәүләт хакимияте һәм (яки) җирле үзидарә органнарының эшләп килүче системасы эчендә, файда алуга юнәлдерелгән уртак яки төркем мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, түрәләрнең оешкан төркеме (“үз командасы”) барлыкка килү.

СӘЯСИ ПРОТЕКЦИЯ ЯСАУ (ПРОТЕКЦИОНИЗМ ПОЛИТИЧЕСКИЙ) – җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп, шәхси хакимлекне яки төркем хакимлеген саклау, бүлү һәм ныгыту максатларында, дәүләт хакимиятенең һәм (яки) җирле үзидарәнең эшләп торучы органнары эчендә төркемнәр (“үз команда”) барлыкка килүдә чагыла торган, кагыйдә буларак, яшерен (латент) социаль-сәяси күренеш.

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ТОРУ (ПРОТИВОДЕЙСТВИЕ КОРРУПЦИИ) – Н.И. Мельник фикеренчә, сәяси, хокукый, оештыру-идарә итү, идеологик, социаль-психологик, икътисади һәм бүтән төрле хакрактердагы чаралар системасы. Ул җәмгыятьтә коррупция күләмен киметүгә, коррупция чагылышларының характерын үзгәртүгә, коррупциянең һәм башка социаль күренешләр һәм процессларның үзара тәэсир итешүен чикләүгә, коррупциячел хокук бозуларны кылган затлар өчен хәтәрлекне арттыруга, коррупциянең социаль алшартларын, гомуми сәбәпләрен һәм шартларын, коррупциячел конкрет эш-гамәлләрнең сәбәпләрен һәм шартларын бетерүгә, коррупция чагылышларын ачыклауга, аларга чик куюга һәм тикшерүгә, коррупциячел хокук бозуларны кылган гаепле затларны юридик җаваплылыкка тартуга, физик һәм юридик затларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен торгызуга, коррупциячел эш-гамәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә максатчан юнәлдерелгән.

КОРРУПЦИЯНЕ БУЛДЫРМЫЙ КАЛУ (ПРОФИЛАКТИКА КОРРУПЦИИ) – коррупция факторларын, коррупционер яки корруптер шәхесенең җәмгыять өчен куркынычлылыгын ачыклауга, чикләүгә яки нейтральләштерүгә, шулай ук коррупция чагылышының аерым төрләре  һәм формалары барлыкка килү һәм таралу факторларын бетерүгә юнәлдерелгән чаралар җыелмасы.

ТУРЫ САТЫП АЛУ (ПРЯМОЙ ПОДКУП) – Америка проф. В.М. Рейсмен фикеренчә, оешмадагы яки учреждениедәге эшендә калган һәм тышкы яктан тулысынча лояльлек саклаган килеш, чынлыкта ришвәт бирүченең үзенә файда алуга корылган мәнфәгатьләрен кайгыртсын өчен, дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органының вазыйфаи затын сатып алу.

ГАВАМГА ХЕЗМӘТ ИТҮ (ПУБЛИЧНАЯ СЛУЖБА) – чит ил дәүләтләрендә Россиядәге “дәүләт хезмәте” төшенчәсенең синонимы, ул бары тик гавами административ яки хезмәткә кагылышлы хокук нормалары белән генә җайга салына.

ГАВАМИ КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘР (ПУБЛИЧНЫЕ КОРРУПЦИОННЫЕ ПРЕСТУПЛЕНИЯ) – дәүләт хезмәте һәм муниципаль идарә органнарындагы хезмәт мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән коррупциячел җинаятьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International