ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Россия Хөкүмәте ришвәтчелек яки мәнфәгатьләр каршылыгы өчен хакимият органнарыннан куылган түрәләрне бердәм реестрга кертергә тәкъдим итә. Мондый түрә янә дәүләт хезмәтенә урнашырга омтылган очракта аны алмаячаклар, чөнки реестр министрлыкларның һәм ведомстволарның кадрлар хезмәтләренә вакантлы вазыйфаларны биләү буенча кандидатларның хезмәт биографиясе чиста булу-булмавын оператив рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тулырак итеп ТР ДТКИ рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш. Коррупциягә каршы бюллетень” бүлегендә http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1327833.pdfсылтамасы буенча – Коррупциягә каршы бюллетеньндә укыгыз.