Инспекция башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең ТР ДТК инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендәге утырышында инспекция башлыгы урынбасарлары Илфарт  Сафиуллин, Рафаил Гаянов, Инспекция аппараты бүлекләре башлыклары, территориаль органнар җитәкчеләре, шулай ук ТР ДТК инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз эшчәнлегендә мәгълүмати ачыклык һәм үтәкүренмәлелек принцибы буенча эш итә. Коррупциягә каршы тору буенча ТР ДТК инспекциясе тарафыннан күрелә торган чаралар турында мәгълүмат инспекциянең рәсми сайтындагы (http://gsn.tatarstan.ru) «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә урнаштырыла.

Утырыш кысасында түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. ТР ДТК инспекциясендә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эше турында (җав. Ландыш Фаттахова – юридик бүлекнең әйдәп баручы консультанты).

2. ТР ДТК инспекциясендә коррупция торышы турында 2017 елда үткәрелгән җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен карау турында (җав. Наталья Габсәләмова – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы).

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча рәсми сайтларның бүлекләрен урнаштыру һәм тутыруга карата бердәм таләпләрнең үтәлүен күзәтү нәтиҗәләре турында (җав. Наталья Габсәләмова – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы).

4. «Дисциплинар һәм коррупциячел хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарту» гамәлли ярдәмлеген карау турында (Алсу Игнатьева – коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат).

5. Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән "Үзләренә карата "Аерым категория затларына Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, нал белән акча чаралары һәм кыйммәтләр саклауны, чит ил финанс коралларына ия булуны һәм файдалануны тыю турында" 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы федераль законда каралган тыюлар кагыла торган аерым категория затларының гомерен инвестицион иминиятләштерү шартнамәләрен төзү мәсьәләсе буенча методик аңлатмалар" карау турында (Алсу Игнатьева – коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат).

6. "2017 елда Татарстан Республикасындагы дәүләт органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш турында законнардагы таләпләр бозылуның прокуратура органнары ачыклаган очракларын күзәтү" мәгълүмат материалларын карау турында  (Алсу Игнатьева – коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International