ПАРЛАМЕНТ КАГЫЛГЫСЫЗЛЫГЫ (ПАРЛАМЕНТСКАЯ НЕПРИКОСНОВЕННОСТЬ) – хакимиятнең закон чыгару (сайлап куела торган) органы парламент әгъзасының (депутатының) аның үз һөнәри бурычларын үтәвенә бәйләнгән, аның әйткән фикере, тавыш бирү нәтиҗәсе яки депутатлыкның аның статусына бәйле башка төрле эшчәнлеге өчен нигезсез рәвештә юридик (җинаять яки административ) җаваплылыкка тартылудан якланганлыгының хокукый гарантияләрен күздә тотучы гавами-хокукый статусы элементы.
“КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ТОРУ БУЕНЧА ПАРТНЕРЛЫК” (“ПАРТНЕРСТВО ПО ПРОТИВОДЕЙСТВИЮ КОРРУПЦИИ”) – Самара өлкәсе дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясенең бу субъектының хокук саклау органнары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм эшкуарлар берләшмәләре вәкилләрен төбәкнең коррупциягә каршы комплекслы программаларын һәм коррупциягә каршы гамәлләрнең планнарын төзү һәм тормышка ашыру өчен берләштерүче иҗтимагый оешма.
ДӘҮЛӘТНЕҢ МИЛЛИ ВАЗЫЙФАИ ЗАТЛАРЫН ПАССИВ САТЫП АЛУ (ПАССИВНЫЙ ПОДКУП НАЦИОНАЛЬНЫХ ГОСУДАРСТВЕННЫХ ДОЛЖНОСТНЫХ ЛИЦ) – Европа Советының Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында конвенциясенә ярашлы рәвештә, дәүләтнең вазыйфаи затларыннан кемнең дә булса, турыдан-туры яки читләтеп, бу затның үзе өчен яисә теләсә нинди башка зат өчен, нинди дә булса законсыз өстенлек соравы яки алуы, йә булмаса бу вазыйфаи зат үзенең вазыйфаларын башкарганда, алдан уйлап, гамәлләр кылсын яки аларны кылмый торсын өчен, андый өстенлек тәкъдимен яки вәгъдәсен кабул итүе.
ХОСУСЫЙ СЕКТОРДА ПАССИВ САТЫП АЛУ (ПАССИВНЫЙ ПОДКУП В ЧАСТНОМ СЕКТОРЕ) – Европа Советының Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында конвенциясенә ярашлы рәвештә, коммерциячел эшчәнлек башкару барышында хосусый сектор предприятиеләренә җитәкчелек итә яки теге яисә бу сыйфатта аларда эшли торган нинди дә булса затларның, турыдан-туры яки читләтеп, үзләре өчен яисә теләсә нинди башка затлар өчен, нинди дә булса законсыз өстенлек, яки бу өстенлек вәгъдәсен соравы яки алуы, йә булмаса үзенең вазыйфаларын бозып, нинди дә булса гамәлләр кылган яки кылмаган өчен, андый өстенлек тәкъдимен яки вәгъдәсен кабул итүе.
КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘР ИСЕМЛЕГЕ (ПЕРЕЧЕНЬ КОРРУПЦИОННЫХ ПРЕСТУПЛЕНИЙ) – закон чыгаручы яки законнарны кулланучы органнар тарафынан коррупциячел гамәлләр исәбенә кертелеп, җинаять буларак җәза бирелә торган барлык эш-гамәлләрнең чагыштырмача тулы исемлеге. Коррупциячел җинаятьләр ике төрдә була: сатып алу рәвешендә кылынганнары һәм һәм башка төрле коррупциячел җинаятьләр. Сатып алу рәвешендәге коррупциячел җинаятьләргә җәмгыять өчен куркынычлы, РФ ҖК тарафыннан җәза бирү белән янап тыелган түбәндәге эш-гамәлләр керә:
1) сайлау хокукларын гамәлгә ашыруга яки сайлау комиссияләренең эшенә аяк чалу (сатып алу белән берләштерелгән яисә зат тарафыннан үзенең хезмәт урыныннан файдаланып кылынган), яисә вазыйфасыннан яки хезмәт урыныннан файдаланып, сайлау комиссиясенең, референдум комиссиясенең үз вәкаләтләрен башкаруына тыкшыну (141 нче статьяның икенче өлешендәге “а” һәм “б” пунктлары һәм өченче өлеш);
2) сайлау документларын, референдум документларын бозып үзгәртү (сатып алу белән берләштерелгән) (142 нче статьяның икенче өлеше);
3) һөнәри спорт ярышларының һәм тамаша рәвешендәге коммерциячел бәйгеләрнең катнашучыларын һәм оештыручыларын сатып алу (184 нче статья);
4) коммерциячел сатып алу (204 нче статья);
5) 290 нчы статьяның икенче, өченче һәм дүртенче өлешләре, 291 нче статьяның икенче өлеше белән күздә тотылган авыр яки аеруча авыр җинаятьләр кылу өчен, җинаятьчел берләшмә (җинаятьчел оешма) оештыру (210 нчы статья);
6) ришвәт алу (290 нчы статья);
7) ришвәт бирү (291 нче статья);
8) ришвәткә яки коммерциячел сатып алуга котырту (304 нче статья);
9) мәгълүмат бирү яки мәгълүмат бирүдән качу, яки дөрес булмаганча тәрҗемә итү өчен сатып алу яки мәҗбүр итү (309 нчы статьяның беренче һәм дүртенче өлешләре). Коррупциянең барлык билгеләре булган башка төрле коррупциячел җинаятьләргә түбәндәгеләр керә:
1) затның, үз хезмәт урыныннан файдаланып, кешеләр белән сәүдә итүе, ягъни кешене сатып алуы-сатуы яки аны эксплауатацияләү максатларында вербовкалавы, урыннан урынга күчерүе, тапшыруы, яшереп тотуы яки үзенә алуы (1271 нче статьяның икенче өлешендәге “в” пункты);
2) затның, үз хезмәт урыныннан файдаланып, кеше эшләр (хезмәтләр күрсәтү) башкарудан үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында баш тарта алмаган очракта, аңа карата мөлкәт хокукына хас вәкаләтләр башкарыла торган кешенең хезмәтеннән файдалануы (127г статьяның икенче өлешендәге “в” пункты);
3) кандидатның, сайлау берләшмәсенең, сайлау блогының сайлау кампаниясен, референдум уздыру буенча инициатив төркемнең, референдумда катнашучыларның башка төркеменең эшчәнлеген финанслау тәртибен бозу (1411 нче статья); хезмәт хакын, пенсияләрне, стипендияләрне, пособиеләрне һәм бүтән түләүләрне түләмәү (145' статья);
4) затның үз хезмәт урыныннан файдаланып кылган алдавыч гамәлләре (мошенниклыгы) (159 нчы статьяның өченче өлеше);
5) затның үз хезмәт урыныннан файдаланып кылган үзләштерүе яки исраф итүе (160 нчы статьяның өченче өлеше);
6) хезмәт урыныннан файдаланып, караклык (алдакчылык, үзләштерү яки исраф итү) кылу юлы белән, аеруча кыйммәткә ия булган предметларны урлау (164 нче статья); зат үз хезмәт урыныннан файдаланып кылган контрабанда (188 нче статьяның өченче өлешендәге “б” пункты);
7) 174 нче статьяның өченче һәм дүртенче өлешләре, 174' нче статьяның өченче һәм дүртенче өлешләре, 285 нче статьяның икенче һәм өченче өлешләре, 286 нчы статьяның икенче һәм өченче өлешләре, 287 нче статьяның өченче өлеше, 221 нче статьяның икенче һәм өченче өлешләре, 226 нчы статьяның икенче, өченче һәм дүртенче өлешләре, 228' нче статьяның өченче өлеше, 229 нчы статьяның икенче һәм өченче өлешләре, 241 нче статьяның икенче һәм өченче өлешләре белән күздә тотылган авыр яки аеруча авыр җинаятьләр кылу өчен төзелгән җинаятьчел берләшмәне (җинаятьчел оешманы) оештыру яки анда катнашу (210 нчы статья);
8) затның, үз хезмәт урыныннан файдаланып, наркотик чараларны, психотроп мәтдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерүе, сатуы яки башка урынга җибәрүе (2281 нче статьяның өченче өлешендәге “б” пункты);
9) җир белән законсыз алыш-бирешләрне теркәү (170 нче статья);
10) коммерциячел яки башка төрле оешмада идарә итү вазыйфаларын башкаручы затның, табыш алу өчен яки бүтән шәхси мәнфәгатьләрендә үз вәкаләтләреннән законсыз файдалануы (201 нче статья);
11) хосусый нотариуслар һәм аудиторларның үзләре яки башка затлар өчен файда һәм өстенлекләр алу максатларында үз вәкаләтләреннән законсыз файдалануы (202 нче статья);
12) хосусый каравыл яки детективлар хезмәтләре хезмәткәрләренең табыш алу өчен яки бүтән шәхси мәнфәгатьләрендә үз вәкаләтләрен арттырып җибәрүе (203 нче статья);
13) затның, үз хезмәт урыныннан файдаланып, наркотик чараларны урлавы яки куркыту юлы белән алуы;
14) затның, үз хезмәт урыныннан файдаланып, фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыруы (241 нче статьяның икенче өлешендәге “а”пункты);
15) вазыйфаи вәкаләтләрдән законсыз файдалану (285 нче статья);
16) бюджет акчасын алучының вазыйфаи затының табыш алу өчен яки бүтән шәхси мәнфәгатьләрендә бюджет акчасын тиешсез максатларга сарыф итүе (2851 нче статья);
17) вазыйфаи затның табыш алу өчен яки бүтән шәхси мәнфәгатьләрендә дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары акчасын тиешсез максатларга сарыф итүе (285г нче статья);
18) табыш алу өчен яки бүтән шәхси мәнфәгатьләр булганда, вазыйфаи вәкаләтләрне арттырып җибәрү (286 нчы статья);
19) табыш алу өчен яки бүтән шәхси мәнфәгатьләрдә вазыйфаи затның вәкаләтләрен үзләштерү (288 нче статья);
20) эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашу (289 нчы статья);
21) эш урынында алдау (подлог) (292 нче статья).