Бүген, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәте кадрлар резервына керүгә конкурсның икенче этабын уздыру кысаларында, капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органга, капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль органына һәм капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Кама аръягы территориаль органына кандидатлар сайланды.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Ленар Касыйм улы Сафиуллин катнашты.
21 марттан 23 мартка кадәр ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәте кадрлар резервына керүгә конкурсның икенче этабын уздырганда барлыгы 39 кеше катнашты.