2018 елда Татарстанда биш бассейн төзелешенә республика бюджетыннан 660 миллион сумнан артык акча биреләчәк. Өсте ябулы яңа йөзү бассейннары ТР Апас, Әтнә, Түбән Кама, Питрәч һәм Теләче районнарында төзеләчәк. Һәр бассейн төзелешенең бәясе, дәүләт сатып алуларына бәйле тендерлар сайтында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, якынча 140 миллион сум исәпләнә.
Бассейннарны төзү эшләрен сентябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.
2018 ел башында Татарстанда 205 бассейн эшләгән. Быелгы елда республикада район үзәкләрендә 8 бассейн һәм 6 спорт залы тапшырылырга тиеш. Шулай ук җиде типик проект буенча 86 универсаль спорт мәйданын һәм 16 чаңгы базасын төзү дә планлаштырыла.
Элегрәк, феральдә билгеле булганча, Казанның "Жилплощадка" районында да бассейн төзеләчәк. Ә быелның гыйнвар аенда республика башкаласының Дәрвишләр бистәсендә "Ракета" бассейны ачылган иде.