2018 елның 01 мартында 09.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышы булачак.
Комиссия утырышының көн тәртибендә – 2017 ел өчен дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләрнең төгәл булу-булмавына уздырылган тикшерү нәтиҗәләрен карау.