2018 елның 22 февралендә "Салават күпере" микрорайонында урнашкан 12-4 санлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Проект документациясенә һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмәсе белән таныкланды. Йортта 18 кат, 255 фатир, фатирларның гомуми мәйданы – 14 904,4 кв. метр.
Йортның инвесторы һәм төзүчесе – "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциясез оешмасы. Техник заказчысы – "Ак Барс Инжиниринг" ҖЧҖ, подрядчысы – " Барсэлитстрой+" ҖЧҖ.