"О" хәрефенә коррупциягә каршы сүзлек

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе
  • ОБЛАСТНОЙ ОБЩЕСТВЕННЫЙ СОВЕТ ПО БОРЬБЕ С КОРРУПЦИЕЙ – КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ БУЕНЧА ӨЛКӘ ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТЫ – Болгариянең Смолянск өлкәсенең ихтыярлы җәмәгать форумы, монда коррупция белән көрәшү проблемалары буенча дәүләт вәкилләре һәм җәмгыять институтлары, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар, бизнес, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм аерым гражданнар арасында диалог алып барыла.
  • ОБОГАЩЕНИЕ КОРРУПЦИОННОЕ – КОРРУПЦИЯ НӘТИҖӘСЕНДӘ БАЮ - В. Борков фикеренчә, вазыйфаи затның, шулай ук аның якын туганнарының, аларның законлы табышлары белән чагыштырганда активларының шактый зур, зур, аеруча зур күләмдә артуы.
  • ОБОСНОВАНИЕ АНТИКОРРУПЦИОННЫХ МЕР – КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ ЧАРАЛАРЫНА НИГЕЗЛӘМӘ БИРҮ –дискуссия вакытында бер якның икенче якны яки аудиторияне тәкъдим ителгән (эшләнеп килүче, фикер алып барылучы) дәлилләргә (аргументларга) карата максатка ярашлы, ышанычлы, кирәкле һәм нәтиҗәле булуына ышандыру өчен булышлык күрсәтүе.
  • ОБЩЕЕ (ОБЩЕСОЦИАЛЬНОЕ) ПРЕДУПРЕЖДЕНИЕ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ – КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕКНЕ ГОМУМИ (ГОМУМИ-СОЦИАЛЬ) КИСӘТҮ - гомуми икътисадый, социаль, сәяси һәм башка критерийлар буенча аерылучы, һәм социаль идарә өлкәсендә җинаятьчел тәртипкә китерүче, халыкның һәм аның аерым төркемнәренә йогынты ясаучы, детерминация процесслары һәм коррупциячел җинаятьчелеккә китерүче сәбәпләрне юк итү буенча дәүләт (дәүләтара) чараларның күп дәрәҗәдәге системасы.
  • ОБЩЕСТВЕННАЯ        АНТИКОРРУПЦИОННАЯ ИНИЦИАТИВА – КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ҖӘМГЫЯТЬ ИНИЦИАТИВАСЫ – коррупциягә каршы көрәш сәясәте субъектлары (иҗтимагый советлар, фондлар, форумнар, ассоциацияләр һ.б.) тарафыннан мөстәкыйль һәм ихтыяри башкарылган, иҗтимагый әһәмиятькә ия булган коррупция белән көрәшү буенча идея яки проектларны тәкъдим итү, раслау, тарату һәм гамәлгә ашыру буенча гамәлләр җыелмасы; аларның  коррупциягә каршы көрәш автивлыгын күрсәтү формасы.
  • ОБЩЕСТВЕННАЯ ОПАСНОСТЬ ЛИЧНОСТИ КОРРУПЦИОННОГО ПРЕСТУПНИКА – КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЧЕ ШӘХЕСЕНЕҢ ҖӘМГЫЯТЬКӘ ЯНАГАН КУРКЫНЫЧЫ -коррупциячел җинаятьче шәхесенең төп сыйфатларыннан берсе, кылган коррупция җинаятенең, шулай ук шуның белән бәйле коррупция җинаятләре кылуга чагыштырмача югарырак әзерлек характерында һәм дәрәҗәсендә чагылыш таба.
  • ОБЩЕСТВЕННАЯ ОПАСНОСТЬ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ – КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬНЕҢ ҖӘМГЫЯТЬКӘ ЯНАГАН КУРКЫНЫЧЫ – социаль идарә өлкәсенә,хакимият абруен төшерүгә бәйле булган, еш кына кире кайтарыла алмый торган мөлкәт (матди) һәм абруйга шактый зыян китерү сәләтенә ия булган коррупциячел җинаятьчелек сыйфаты
  • ОБЩЕСТВЕННЫЙ СОВЕТ АНТИКОРРУПЦИИ (ОСА) – КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ БУЕНЧА ҖӘМӘГАТЬ СОВЕТЫ (ОСА) - Россиядә коррупцияне өйрәнү, коррупциягә каршы көрәш инструментлары эшләп чыгару һәм коррупция рейтинглары төзү һәм халыкка җиткерү өчен булдырылган россиякүләм иҗтимагый оешма.
  • ОБЩИЕ ПРАВИЛА БОРЬБЫ С КОРРУПЦИЕЙ ПРИ ФИНАНСИРОВАНИИ ПОЛИТИЧЕСКИХ ПАРТИЙ И ИЗБИРАТЕЛЬНЫХ КАМПАНИЙ – СӘЯСИ ФИРКАЛӘР ҺӘМ САЙЛАУ КАМПАНИЯЛӘРЕН ФИНАНСЛАУДА КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШНЕҢ ГОМУМИ КАГЫЙДӘЛӘРЕ – Европа Советы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2003 елның 8 апрелендә кабул ителгән универсаль халыкара-хокукый документ, ул төрле дәрәҗәдәге сәяси фиркаләр һәм илкүләм сайлау кампанияләрен финанслауда хокукый чикләүләрне күздә тота.
  • ОБЩИЙ ПЛАН АНТИКОРРУПЦИОННОГО АУДИТА – КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ АУДИТЫНЫҢ ГОМУМИ ПЛАНЫ – коррупциягә каршы көрәш аудитының фаразланган күләме һәм аны уздыруның мантыйкый тасвирламасы.
  • ОБЪЕКТИВНЫЕ ОБСТОЯТЕЛЬСТВА НАЗНАЧЕНИЯ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ЭКСПЕРТИЗЫ ПРАВОВЫХ АКТОВ И ИХ ПРОЕКТОВ – ХОКУКЫЙ АКТЛАРГА ҺӘМ АЛАРНЫҢ ПРОЕКТЛАРЫНА КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ ЭКСПЕРТИЗАСЫ БИЛГЕЛӘҮ ӨЧЕН ОБЪЕКТИВ ШАРТЛАР - күрсәтелгән документларда белгечләр тарафыннан коррупциягә юл куючы факторлар булуын раслаган һәм экспертиза үткәрүне таләп иткән мәгълүматларны ачыклау.
  • ОБЪЕМ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ – КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК КҮЛӘМЕ - билгеле бер территориядә (дәүләттә, төбәктә, муниципаль берәмлектә) һәм вакыт аралыгында яки билгеле бер дәүләт структурасында (министрлыкта, ведомствода һ. б.)  тиешле хокук органнары теркәгән коррупциячел җинаятьләренең абсолют күләме.
  • ОЛИГАРХИЯ КАК ФОРМА ПРОЯВЛЕНИЯ КОРРУПЦИИ – КОРРУПЦИЯ ЧАГЫЛЫШЫНЫҢ БЕР ФОРМАСЫ БУЛАРАК ОЛИГАРХИЯ -  финанс, матди, мәгълүмати һәм башка төр ресурсларга шактый дәрәҗәдә ия булган кешеләрнең дәүләт аппаратында вазыйфалар биләве. Бу хәл сәяси элиталарның бизнес элиталары белән үрелүенә китерә, шул исәптән мәгълүмат өлкәсендә дә, ул җәмгыять контроленнән тыш, шулай ук илдә яшәүчеләрнең күпчелегенең мәнфәгатьләренә каршы килгән икътисадый һәм сәяси проектларны планлаштырырга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
  • ОНТОЛОГИЯ КОРРУПЦИИ – КОРРУПЦИЯ ОНТОЛОГИЯСЕ - үз-үзеңне коррупциягә бәйле тотуның социаль асылы турында тәгълимат.
  • ОСОБО КРУПНЫЙ РАЗМЕР НЕЦЕЛЕВОГО РАСХОДОВАНИЯ БЮДЖЕТНЫХ СРЕДСТВ ИЛИ СРЕДСТВ ГОСУДАРСТВЕННЫХ ВНЕБЮДЖЕТНЫХ ФОНДОВ – БЮДЖЕТ ЯКИ БЮДЖЕТНЫКЫ БУЛМАГАН ДӘҮЛӘТ ФОНДЛАРЫ АКЧАЛАРЫН МАКСАТКА ЯРАШЛЫ КУЛЛАНМАУНЫҢ АЕРУЧА ЗУР КҮЛӘМЕ - 7 500 000 сумнан арткан боджет һәм бюджетныкы булмаган дәүләт фондлары акчаларының максатка ярашлы кулланылмавы.
  • ОСОБО КРУПНЫЙ РАЗМЕР ХИЩЕНИЯ ЧУЖОГО ИМУЩЕСТВА С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ СЛУЖЕБНОГО ПОЛОЖЕНИЯ – ХЕЗМӘТ ВАЗЫЙФАСЫННАН ФАЙДАЛАНЫП, АЕРУЧА ЗУР КҮЛӘМДӘ БАШКА ХУҖА МӨЛКӘТЕН УРЛАУ - 1 000 000 сумнан арткан башка хуҗа мөлкәтен урлауның акчалата күләме.
  • ОТВЕТСТВЕННОСТЬ ЗА КОРРУПЦИОННЫЕ ПРАВОНАРУШЕНИЯ – КОРРУПЦИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ ХОКУК БОЗУЛАР ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК - физик яки юридик затның тиешле хокукый актлар белән каралган гражданлый-хокукый, административ, дисциплинар, конституциячел, сәяси һәм җинаять җаваплылыгы белән каралган тискәре чараларга каршы тору бурычы.
  • ОТДЕЛ ПО РЕАЛИЗАЦИИ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН – ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШНЕ ГАМӘЛГӘ АШЫРУ  БҮЛЕГЕ – Татарстан Республикасы Президентының 2005 елның 1 июнендә имзаланган ПУ-220 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге вазыйфаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатында булдырылган Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының структур бүлекчәсе.
  •  «ОТКАТ» - ришвәтчелекнең бер төре, чынлыкта була торган һәм/яки потенциаль конкурентларны юк итү белән бәйле, гамәлдә булган кагыйдәләргә каршы килгән хуҗалык шартнамәләре яки билгеле бер төр хезмәт яки түләүле хезмәт күрсәтү турында шартнамәләр төзегән өчен, дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органындагы вазыйфаи затка мөлкәт бирү, яки шундый холыклы хезмәт күрсәтү.
  • ОТНОШЕНИЯ «ПАТРОН - КЛИЕНТ» – «ПАТРОН - КЛИЕНТ» МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ - озак вакыт дәвамында, еш кына шартнамә нигезендә, бик көчле яки сүзе үтемле, дәүләт хакимиятендәге һәм югары җәмәгать статусына ия булган (абруйлы) кеше, үзеннән көчсезрәк кешеләргә аларның ярдәменә һәм/яки лояльлегенә алмашка матди холыклы хезмәтләр күрсәтә яки бүләкләр бирә.
  • ОТРАСЛЕВОЙ АНТИКОРРУПЦИОННЫЙ СТАНДАРТ – ТАРМАКНЫҢ КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ СТАНДАРТЫ - Н.И. Мельник фикеренчә, билгеле бер өлкәдә үз-үзеңне тотуны хокукый яктан җайга салу буенча, чикләүләр, тыюлар, хезмәт операцияләрен (процедураларын) башкаруның бердәм кагыйдәләр системасы,ул бу өлкәдә иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә коррупцияне булдырмас яки киметер иде.
  • ОТСТАВКА - аерым вазыйфаи затның яки тулы составта коллегиаль органның үз ирке белән яки мәҗбүри рәвештә вазыйфаларыннан ваз кичүе.
  • ОТЧЕТ (ДОКЛАД) О СОСТОЯНИИ КОРРУПЦИИ И БОРЬБЫ С НЕЙ – КОРРУПЦИЯ ТОРЫШЫ ҺӘМ АНЫҢ БЕЛӘН КӨРӘШ ТУРЫНДА ХИСАП (ДОКЛАД) -җәмгыятьтәге коррупция хәле турында мәгълүматны, коррупция буенча хокук бозуларның төрләрен һәм аермаларын, коррупциягә каршы көрәш сәясәте һәм алга таба аңа йогынты ясауны күрсәткән компетентлы орган әзерләгән документ. Мондый документ гавами статуска ия һәм вакытлы матбугатта бастырылып чыгарылырга тиеш.
  • ОФИЦИАЛЬНЫЙ ДОКУМЕНТ – РӘСМИ ДОКУМЕНТ – язмача акт яки автоматлаштырылган һәм телекоммуникация системалары ярдәмендә сакланучы, эшкәртелүче, тапшырылучы документ (электрон имза белән таныклана), дәүләт аппаратының теге яки бу бүлегендә чыгарылырга мөмкин, конкрект фактларны һәм вакыйгаларны раслый, үзен кулланучы затларга аерым юридик бурычлар йөкли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International