2018 елның 21 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә зарури таләпләр бозылуны профилактикалау, төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда тикшерүләрнең нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча семинар булды.
Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, төзелеш оешмалары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Семинарны ачып, ТР ДТКИ башлыгы Василий Кудряшов катнашучыларны сәламләде: "Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү максатында уздырыла һәм ул, барыннан элек, бизнес-бергәлектәге климатны яхшыртуга юнәлдерелә. Бүген без Инспекция эшчәнлегендәге юнәлешләрне билгеләрбез, сездән тәкъдимнәр тыңларбыз һәм уртак эш юнәлешләрен билгеләрбез”.
Василий Александрович шәһәр төзү эшчәнлеге турында законнарга һәм өлешле төзелеш турында законнарга кертелгән төп үзгәрешләр турында, шулай ук Инспекциянең төзелеш процессында катнашучылар белән үзара хезмәттәшлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында сөйләде.
Конференция кысаларында ТР ДТКИ вәкилләренең докладлары тыңланды. Хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыргандагы төп таләпләр турында җиткерде, төзелеше тәмамланган объектларны кабул итү тәртибенә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә тикшереп тору бүлеге башлыгы Инна Кәримова семинарда катнашучыларны Ярашлылык турында бәяләмә алу тәртибе белән таныштырды. Инспекциянең өлешле төзелеш өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру турында төзелеше тәмамланган объектларны кабул итү тәртибенә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә тикшереп тору бүлеге башлыгы урынбасары Фәнзил Ризванов сөйләде.
Төзелеш оешмаларыннан килгән вәкилләр семинарда актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды, шулай ук бизнес белән дәүләт хакимияте органнары арасында үзара хезмәттәшлекне яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерде.
Белешмә өчен:
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы ФЗ нигезендә, юридик затлар, шәхси эшкуарлар тарафыннан зарури таләпләр бозылуны кисәтү, зарури таләпләр бозылуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юкка чыгару максатларында, дәүләт контроле органнары дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм өлешле төзелеш өлкәсендә зарури таләпләр бозылуны профилактикалау чараларын гамәлгә ашыра. Исегезгә төшерик, төзелеш оешмалары һәм Казан шәһәре, Лаеш, Яшел Үзән муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре өчен моңа охшаш семинар 2017 елның 22 ноябрендә Казанда булган иде.