2018 елның 21 февралендә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контрольлек советының уртак утырыш беркетмәсен үтәү буенча киңәшмә узачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, төзелеш оешмалары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашачак.
Семинар барышында ТР ДТК инспекциясенең төзелеш процессында катнашучылар белән ике арадагы хезмәттәшлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр; шәһәр төзү эшчәнлеге турында законнарга һәм өлешле төзелеш турында законнарга кертелгән, зарури таләпләрне билгеләүче төп үзгәрешләр, аларның гамәлгә керү чорлары һәм тәртипләре турында фикер алышыначак.
Белешмә өчен:
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы ФЗ нигезендә, юридик затлар, шәхси эшкуарлар тарафыннан зарури таләпләр бозылуны кисәтү, зарури таләпләр бозылуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юкка чыгару максатларында, дәүләт контроле органнары дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм өлешле төзелеш өлкәсендә зарури таләпләр бозылуны профилактикалау чараларын гамәлгә ашыра. Исегезгә төшерик, төзелеш оешмалары һәм Казан шәһәре, Лаеш, Яшел Үзән муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре өчен моңа охшаш семинар 2017 елның 22 ноябрендә Казанда булган иде.