“Салават күпере” микрорайонындагы 12-3 санлы йорт Проект документациясенә һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмә алды

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

2018 елның 15 февралендә "Салават күпере" микрорайонында урнашкан 12-3 санлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Проект документациясенә һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмәсе белән таныкланды. Йортта 18 кат, 255 фатир, фатирларның гомуми мәйданы – 14 948 кв. метр.

Йортның инвесторы һәм төзүчесе – "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциясез оешмасы. Техник заказчысы – "Ак Барс Инжиниринг" ҖЧҖ, подрядчысы – "Строитель+" ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International