Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында республикада ипотека кредитының якын вакытлардагы киләчәге турында сөйләштеләр. Күчемсез мөлкәт өлкәсендәге экспертлар билгеләп узганча, ипотека буенча ставкаларның кимүе күзәтеләчәк, ләкин әлеге күренеш 2017 елдагы кебек үк интенсив рәвешле булмаячак.
ТР төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп узганча, Россиядә торак кертү буенча Татарстан җиденче урында тора, Идел буе ФО – Башкириядән кала икенче урында. Барлыгы 2,4 млрд кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Әлбәттә инде, 2017 елда, алдагы елларда әллә ни зур булмаган күрсәткеч кимү күренешләреннән соң, ипотека алыш-бирешләренең дә күләме 43,3 меңгә кадәр арткан.
Төбәкләрдәге һәм республикадагы банкларның вәкилләре быелгы елда ипотека буенча ставкалар узган елдагы кебек үк интенсив рәвештә кимемәячәк, дип ышана, 2017 елда база ставкасы дүрт процентка төшкән. Быел кимү күренеше ел азагына кадәр 1,5 проценттан артмаячак. Сүз дә юк, Үзәк банк тарафыннан ипотека буенча билгеләнгән төп ставка (бүген ул 7,5 процент тәшкил итә) билгеләүче булып тора. Ләкин база ставкасы, кагыйдә буларак, аннан 1,5 процентка артык.
Татарстан банкирлары әйтеп узганча, инде март ае башында ук ипотека буенча кредит ставкасын 0,25-0,5 процентка киметергә әзер торалар.