Типик контрактлар дәүләт заказчылары белән проект һәм эзләнү, шулай ук объектларны төзү яисә үзгәртеп кору эшләрен башкаручы подрядчылар өчен үзара хезмәттәшлек итүнең бердәм кагыйдәләрен билгеләргә ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә заказчылар контрактларны мөстәкыйль төзи. Документ нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, алар тәкъдим ителә торган формалар буенча подряд шартнамәләре төзи башлаячак.
Типик контрактларда, асылда, контрактның предметы, аның бәясе һәм башкарылган эшләргә түләү тәртибе, якларның хокуклары һәм бурычлары, җаваплылык зонасы, хезмәтләрне күрсәтү чорлары күрсәтеләчәк. Шулай ук объектны төзегәндә яисә үзгәртеп корганда материаллар һәм җайланмалар белән тәэмин итү процессы, подрядчының эшләрне башкарганда өченче затларны җәлеп итү үзенчәлекләре бәян ителәчәк. Моннан тыш, контрактларда эшләрне кабул итү тәртибе, җитешсезлекләрне бетерү графигы, контрактның гамәлдә булу чорлары һәм аны таркату сәбәпләре дә билгеләнә.