Казанда проблемалы өлешле төзелеш объектлары буенча эш йомгаклары турында әйттеләр

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

2018 елның 12 февралендә Казан мэриясендә булып узган эшлекле дүшәмбедә проблемалы өлешле төзелеш объектлары буенча эш йомгаклары турында сөйләделәр.

Узган елда 6 йортта 1360 фатир файдалануга тапшырылган: 427 фатир 71А кварталындагы 5 нче торак йортта (төзүчесе - "Свей фирмасы" ҖЧҖ), 136 фатир "Кояшлы шәһәр" ТК Б.Урманче урамы буенча 4 нче блок-секциядә, 128 фатирлы йорт Четаев урамы буенча ("Вектр" ЯАҖ), "Яшьләр" ТК 5 секция. Быелның гыйнвар аенда Казанда инде 2 проблемалы объект тапшырылган: "МЧС" ТК 1 нче йортта 94 фатирга исәпләнгән "Е" блогы һәм "Яңарыш" ТК 346 фатирга исәпләнгән торак йорт.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов мәгълүматларына караганда, "МЧС" торак комплексындагы 1 нче йортта 72 фатирга исәпләнгән соңгы  "Г" блогы бүген файдалануга тапшыру өчен әзерләнә. Моннан тыш, тагын дүрт объектта төзү-монтажлау эшләре тулы куәтенә бара: "МЧС" ТК 5 номерлы торак йортында 102 фатир, "МЧС" ТК 2 нче торак йортындагы "А" блогында 87 фатир, Фучик урамы буенча ("Царицынский бугор") 132 фатирга исәпләнгән торак йортның 1 этабы һәм "Симфония" ТК 180 фатирга исәпләнгән 3 нче номерлы торак йорт. Шулай ук "Яшьләр" ТК 108 фатирга исәпләнгән 1 номерлы торак йорт һәм шунда ук 190 фатирга исәпләнгән 2 нче торак йорт кебек объектларда төзелешне торгызып җибәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International