«Салават күпере» комплексының икенче чираты декабрьдә тапшырылырга тиеш

2018 елның 9 феврале, җомга

«Салават күпере» торак комплексының икенче чиратына кергән 11 йортны төзү һәм файдалануга тапшыру эшләре быелның декабрендә төгәлләнергә тиеш. Төзелеш генераль подрядчыларының моның өчен кирәкле бөтен ресурслары да бар, ди ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев.

«Быел «Салават күпере» микрорайонының икенче чиратына кергән 11 йортта да төзелеш эшләрен тәмамлау бурычы тора. 2018 елның декабренә кадәр әлеге йортларның барысын да төзеп файдалануга тапшыру бурычы куелган», - дип белдерде ул.

Министр урынбсары искәрткәнчә, хәзерге вакытта ут баганалары урнаштырыла, әйләнеп үтә торган юллар төзелә һ.б. эшләр башкарыла.

«Бүген бер генә генераль подрядчының да финанслар белән бәйле проблемалары юк. Эш шунда гына: алар бу акчаларны үзләштереп бетерергә тиеш», - дип искәртте Илшат Гыймаев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International