Кертелгән торак күләме буенча Казан – лидерлар өчлегендә

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Миллионлы халкы булган калалар арасында Казан кертелә торган торак күләме буенча лидерлар өчлегенә кергән. Соңгы ун елда төзелгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны, аннан алдагы дистә ел белән чагыштырганда, 3 мәртәбәгә арткан. Казан шәһәре мэриясенең 2017 елда башкарылган эш йомгаклары һәм алдагы елга планнары турында аппарат киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар җиткерелде.

Узган елда ТР башкаласында 958 мең кв.м торак тапшырылган, бу исә, 2016 елга караганда, 20%ка күбрәк. Соңгы 10 ел эчендә тапшырыла торган торак күләме 35%ка арткан, шәһәрнең торак фонды 8.4 млн кв. метрга тулыландырылган. Дәүләт торак фонды программалары буенча 4086 фатирга исәпләнгән 16 торак йорт гамәлгә кертелгән.

2018 елда Казанда мәктәпләр төзелеше дәвам итә. Икесе “Салават Күпере” торак комплексында һәм Нокса авышлыгы урамы буенча урнашкан, аларның һәркайсысы 1224 укучы балага исәпләнгән. 800 балага исәпләнгән тагын бер мәктәп “Якты алан” торак комплексында төзелә. 1501 укучыны сыйдырачак иң зур мәктәп “Яз” торак комплексында төзелеп ята. Шулай ук быел “Яз, “АртСити” һәм “Спорт” станциясе” торак комплексларында 13 яңа спорт мәйданчыгы белән яңа 3 балалар бакчасын тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International