Стандарт торакларда түшәмнәрнең биеклеге 2,8 метрга кадәр арттырылырга мөмкин. Бу хакта стандарт торак буенча ачык конкурсның беренче этабында жюри утырышы кысаларында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте. Исегезгә төшерик, конкурс РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев йөкләмәсен үтәү максатында Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм АИЖК тарафыннан оештырылды.
"АИЖК" генераль директоры Александр Плутник сүзләренә караганда, халыкның мәнфәгатьләре көннән-көн үзгәреп тора. "Без моны күреп торабыз һәм шуңа күрә дә Россиянең Төзелеш министрлыгы белән берлектә стандарт торакны планлаштыруның ахыргы өлешенә техник бирем әзерлибез, ул гражданнарның ихтыяҗларына җавап бирә торган максималь өстәмләр кертүне күздә тота, шул ук вакытта квадрат метрларның бәясе артуга китермәячәк", – дип хәбәр итте ул.