2018 елның 1 февралендә Казан шәһәренең Павлюхин урамы буенча "Яңарыш" торак комплексына караган өч йортның беренчесе тапшырылды. Бу форттагы 346 фатирның өчтән бер өлеше "Фон" өлешчеләренең торак урыны булып тора.
Шартнамә буенча объект 2018 елның июнендә тапшырылырга тиеш булса да, эшне ярты елга диярлек алдан тәмамлау мөмкин булган. Шулай ук әлеге торак комплексына караган калган ике йортны да иртәрәк чорда – быелның азагында һәм 2019 ел башында тапшыру күздә тотыла.
Исегезгә төшерик, 2016 елның май аенда торак комплексының элегрәк "ФОН" компаниясенә караган өч йорты шартнамә буенча "Бриз" төзелеш компаниясенә тапшырылды. 2017 елның декабрендә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан әлеге йортны төзүчегә йортның техник регламентлардагы таләпләргә җавап бирү турында бәяләмә бирелде.