2018 елның 30 гыйнварында Россиянең Төзелеш министрлыгына буйсынучы Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм ярашлылыкны техник бәяләү буенча федераль үзәк базасында терминология мәсләләләре буенча 465 "Төзелеш" техник комитеты экспертлары утырышы булды.
Утырыш барышында рус телендәге ИСО 6707-1 "Биналар төзелеше һәм гражданлык төзелеше" Сүзлек. 1 бүлек. Гомуми терминнар" стандартын Илкүләм электрон төзелеш терминнары сүзлеген формалаштыру өчен нигез буларак куллану карары кабул ителде. 2018 ел азагына кадәр халыкара стандарт проекты эшләнәчәк, бу исә төзелештә мәгълүмат моделен кертүнең зарури шарты булып тора. 2018 елда Россия Федерациясе рәсми рәвештә ИСО стандартлаштыру буенча халыкара оешмасында стандарт проекты белән таныштырачак.
Стандарт проектын рус телендә эшләү фундаменталь фәнни оешмалардагы һәм бизнес бергәлекләрендәге әйдәп баручы экспертлар катнашында башкарыла.