"Н" хәрефенә коррупциягә каршы сүзлек

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

НАРУШЕНИЕ ПОРЯДКА ФИНАНСИРОВАНИЯ ИЗБИРАТЕЛЬНОЙ КАМПАНИИ – САЙЛАУ КАМПАНИЯСЕН ФИНАНСЛАУ ТӘРТИБЕН БОЗУ – коррупциячел җинаять, аның өчен РФ ҖК 141 статьясында җаваплылык каралган. Әлеге җинаятьнең объектив ягы бик күп төрле һәм берничә мөстәкыйль формада чагылырга мөмкин. Сайлау кампаниясен законсыз финанслау формалары булып түбәндәгеләр тора:

          а) сайлау фонды акчасыннан тыш, сайлау фонды хисабыннан түләнмәгән яисә сайлау фондыннан нигезсез рәвештә түбәнәйтелгән бәяләрдә түләнгән рәвештә агитация материаллары әзерләү, мондый агитация материалларын әзерләү өчен һәм (яисә) тарату өчен түләү юлы белән зур күләмнәрдә кандидатның, сайлау берләшмәсенең, сайлау блогының сайлау кампаниясенә финанс (матди) ярдәм күрсәтү;

          б) түләүсез нигездә яисә нигезсез рәвештә түбәнәйтелгән бәядән кандидатка, сайлау берләшмәсенә, сайлау блогына аларга үзләренең сайлау кампаниясен гамәлгә ашыру өчен акча, матди кыйммәтләр тапшыру;

          в) референдум уздыру буенча инициатив төркемгә, референдумда катнашучыларның башка төркеменә референдум фондындагы акчаан тыш, референдум фонды акчасы белән түләнмәгән яисә референдум фонды акчасы хисабыннан нигезсез рәвештә арзанайтылган бәяләрдән түләнгән агитация материалларын әзерләү һәм (яисә) тарату, агитация материалларын әзерләү һәм (яисә) тарату өчен түләү юлы белән, зур күләмнәрдә финанс (матди) ярдәм күрсәтү;

           г) референдумда билгеле бер нәтиҗәгә ирешү өчен, референдум уздыру инициативасын күрсәтүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыру буенча референдум уздыру буенча инициатив төркем әгъзасына яисә вәкаләтле вәкиленә түләүсез нигездә яисә нигезсез рәвештә арзанайтылган бәядән акча, матди кыйммәтләр тапшыру;

           д) ялган шаһитлар аша сайлау фондына, референдум фондына зур күләмнәрдә хәйрия кертү;

           е) тиешле сайлау фонды акчасыннан тыш, кандидатның, сайлау берләшмәсенең, сайлау блогының сайлау кампаниясен уздыру өчен кандидат, аның финанс мәсьәләләрендәге вәкаләтле вәкиле, сайлау берләшмәсенең, сайлау блогының финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле тарафыннан зур күләмнәрдә финанс (матди) ярдәм күрсәтүдән файдалану;

            ж) тиешле референдум фонды акчасыннан тыш, референдум уздыру инициативасын күрсәтү, референдумда билгеле бер нәтиҗәгә ирешү максатларында референдум уздыру буенча инициатива төркемнең, референдумда катнашучыларның башка төркеменең финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле тарафыннан зур күләмнәрдә финанс (матди) ярдәм күрсәтүдән файдалану;

            з) сайлаулар һәм референдумнар турында законнарда тыелган һәм махсус сайлау счетына, махсус референдум фонды счетына күчерелгән хәйрияләрне зур күләмнәрдә тоту.

НАЦИОНАЛЬНЫЙ АНТИКОРРУПЦИОННЫЙ КОМИТЕТ – КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ИЛКҮЛӘМ КОМИТЕТ – юридик зат итеп оештырылмаган иҗтимагый оешма, 1999 елның 29 сентябрендә Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәштә гражданлык җәмгыяте көчләрен консолидацияләү максатында булдырылган.

НЕВЫПЛАТА ЗАРАБОТНОЙ ПЛАТЫ, ПЕНСИЙ, СТИПЕНДИЙ, ПОСОБИЙ И ИНЫХ ВЫПЛАТ  - ХЕЗМӘТ ХАКЫ, ПЕНСИЯЛӘР, СТИПЕНДИЯЛӘР, ПОСОБИЕЛӘР ҺӘМ БАШКАЧА ТҮЛӘҮЛӘРНЕ ТҮЛӘМӘҮ – коррупциячел хокук бозу, моның өчен РФ Җинаять кодексының 145 статьясында җаваплылык каралган. Асылы – милекчелек формасына бәйсез рәвештә, мәкерле ният белән яисә башка шәхси мәнфәгатьләрне кайгырту максатында, предприятие, учреждение яисә оешма җитәкчесе тарафыннан ике айдан артык хезмәт хакы, стипендияләр, пенсияләр, пособиеләр һәм гамәлдәге Россия законнарында билгеләнгән башка түләүләрне түләмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International