24 гыйнвар көнне Дәүләт Думасы утырышында Россия Федерациясендә өлешле төзелеш өлкәсендәге процессларны җайга салуга юнәлдерелгән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документны кабул итү нәтиҗәсендә, гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатында, төбәкләрдә өлешле төзелешне тикшереп-күзәтеп торуны гамәлгә ашыручы хакимият органнары “вертикален” булдыру мөмкин булачак.
Закон проектында төбәкләрдә өлешле төзелешне тикшереп-күзәтеп торуны гамәлгә ашыручы хакимият органнары “вертикален” булдыру юлы белән, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының тикшереп торучы органнарының федераль дәрәҗәсендә координацияләү механизмын кертеп,өлешле төзелештә катнашу турындагы закон таләпләренең төзүче тарафыннан үтәлүен тикшереп торуны камилләштерү күздә тотыла.
Закон проекты буенча, өлешле төзелешне тикшереп тору вазыйфалары бары тик Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына гына, яисә төбәкләрдә махсус булдырылган мөстәкыйль башкарма хакимият органнарына гына йөкләнәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мондый тикшерүне оештыру һәм уздыру буенча таләпләр билгеләү вәкаләте бирелә, ә Россиянең Төзелеш министрлыгы төбәкнең тикшереп торучы органына җитәкче вазыйфасына билгеләүне килештерү вәкаләтләрен ала. “Шул рәвешле, илдә өлешле төзелешне тикшереп торуның бердәм системасы булдырылачак”, – дип аңлатты Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень.
Закон проектында Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасын гамәлдәге хокукый җайга салу өлеше дә тулыландырыла. “Гражданнар – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау фонды”на төзүчеләрнең өлешле төзү турында закон таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү вәкаләтләре бирелә.
Моннан тыш, закон проектында торак-төзелеш кооперативларында катнашу яисә торак сертификатлары чыгару кебек ысуллар белән торак төзелеше өчен гражданнардан акча җәлеп итү юлларыннан файдалануга тыю билгеләнә. Күпфатирлы йортлар төзелеше өчен акчасы җәлеп ителгән гражданнарга китерелгән зыян өчен төзүченең җаваплы булуы билгеләнә.
“Күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзүдә катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты Россия Төзелеш министрлыгы катнашында әзерләнгән, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән уздырылган киңәшмә йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәүгә юнәлдерелгән.