2018 елда якынча 60 кагыйдәләр җыелмасы эшләнәчәк һәм актуальләштереләчәк

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елда якынча 60 кагыйдәләр җыелмасы эшләнәчәк һәм актуальләштереләчәк. Хәзерге вакытта шулай ук 75 илкүләм һәм дәүләтара стандарт эшләнеп ята, шул исәптән биналарның һәм корылмаларның төзелеш элементларына һәм конструкцияләренә, төзелештәге геотехникага кагылышлы. Бу хакта 19 гыйнвар көнне журналистларга Россия төзелеш министры урынбасары Хәмит Мәүлияров хәбәр итте.

Министр урынбасары сөйләгәннәрдән аңлашылганча, кагыйдәләр җыелмаларын эшләүдә төп юнәлешләрнең берсе исәбендә – биналарның планлаштыру чишелешләренә һәм инженерия системаларына, биналарны һәм корылмаларның төзелеш конструкцияләренең һәм нигезләренең ышанычлы булуына, куркыныч геофизик йогынтылардан яклауга карата таләпләр. Шулай ук шәһәр төзелешен проектлау, тыгыз рәвештә төзелгән шәһәр шартларында, даими туң районнарында транспорт корылмалары проектлау өлкәсендә дә документлар эшләнәчәк.

“Төзелеш министрлыгы тарафыннан уздырыла торган эш техник җайга салу өлкәсендә норматив-хокукый актларга булган кытлыкны киметүгә юнәлдерелгән”, - дип ассызыклады министр урынбасары Хәмит Мәүлияров.

Өч ел эчендә ведомство тарафыннан барлыгы 300дән артык кагыйдәләр җыелмасы актуальләштерелгән һәм яңадан каралган, алардагы таләпләр сейсмик районнарда төзүгә, төзелештәге мәгълүмати модельләштерүгә, биек төзелешкә, биналарны һәм корылмаларны торак урыннарның инвалидлар өчен үтемле булуын исәпкә алып проектлауга, социаль һәм транспорт инфраструктурасы объектларына кагыла.

Кагыйдәләр җыелмасы проектларын эшләү министрлыкның ведомство буйсынуындагы Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм ярашлылыкны техник бәяләү федераль үзәге тарафыннан тиешле профильгә караган, шәһәр төзелеше эшчәнлеген техник җайга салу һәм стандартлаштыру өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эше буенча тәҗрибәсе булган махсус оешмаларны җәлеп итеп гамәлгә ашырыла.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International