Россиядә торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы эшли башлады

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Гыйнвар аенда Россиядә торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы наш.дом.рф эшли башлады. Мәгълүмат платформасыннан гражданнар, төзелештә катнашучы оешмалар, контрольлек итүче органнар, хакимият органнары, торак базарының һөнәри катнашучылары файдалана ала. Бу хакта 10 гыйнварда журналистларга Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы гражданнар һәм торак өлкәсенең барлык катнашучылары өчен өлешле төзелешнең тулысынча үтәкүренмәлелеген тәэмин итәчәк. “Ул гомумиләштерелгән рәвештә торак өлкәсендә ил, төбәкләр һәм төзелүче һәр объект буенча аерым-аерым актуаль, дөрес мәгълүматны үз эченә алучы бердәм мәйданчык булачак”, – дип ассызыклап әйтте Михаил Мень.

Системага Росреестр, Россия банкы, Росстат, ТКХны реформалауга ярдәм фонды, башкарма хакимиятнең төбәк органнары һәм буйсынучы оешмаларның, шулай ук Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының мәгълүматлары урнаштырыла. Системаның операторы – торак өлкәсендәге алга китешнең бердәм институты Ипотека торагын кредитлау агентлыгы.

Системада торак төзелеше потенциалын анализлау, төзелүче объектларның урнашу тыгызлыгы, җир кишәрлекләре бирү, торак төзелешендәге активлыкны оператив күзәтеп тору, торакны кулланышка кертү фаразы, төзү оешмасының финанс хәлен күзәтеп бару, торак фонды статистикасы, торак фондының файдаланылу юнәлешләре һәм уңайлыклар белән тәэмин ителеше кебек күрсәткечләр урын алачак, дип сөйләде Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень. “Моннан тыш, буш торучы торак өлеше буенча мәгълүмат, сатылу статистикасы, бәяләр индексы тупланды. Аерым бер блок ипотекага багышланган: ипотекалы алыш-бирешләрнең өлеше, ипотека заемы алучыларның саны, ипотека кредиты бирү шартлары, кредиторлар турында мәгълүмат”, – дип билгеләп үтте Михаил Мень.

Төзелеш алып баручылар һәм контрольлек итүче органнар өчен бердәм мәгълүмат системасында шәхси кабинет эшли. Төзүчеләр аның аша торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасына проект декларацияләрен, төзелүче объектлар турындагы мәгълүматларны һәм, закон таләпләренә туры китереп, башка төрле документларны урнаштыра ала. Бер үк вакытта контрольлек итүче органнарның шәхси кабинетта проект декларацияләре белән танышу, төзүче оешмалар һәм төзелә торган объектлар турындагы мәгълүматны карау, шулай ук торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасына кирәкле документларны урнаштыру мөмкинлеге бар. Хәзерге көнгә шәхси кабинетта 425 төзү оешмасы теркәлгән.

Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары И.И. Шувалов кушуы һәм 2017 елның 29 июлендәге “Төзелеш алып баручылар ярлыланган (бөлгенлеккә төшкән) вакытта өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча гавами-хокукый компания турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” № 218-ФЗ Федераль закон буенча булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International