Россия Фәннәр академиясе 2018 – 2035 елларда Россиядә икътисади үсешнең этәргече төзелеш буласына өметләнә, дип яза “Известия”, РФА докладына таянып.
Академиянең бәяләве буенча, 2021 – 2025 елларда бу тармакта үсеш елга уртача 5,1% тәшкил итәчәк. Аннан соң үсеш әкренәячәк. 2017 – 2035 елларда бу тармакның еллык уртача үсеше 4,2% тәшкил итәргә мөмкин, дип билгеләп үтелә РФАнең “Россиянең икътисади үсешен тәэмин итү максатларында структур-инвестицияләр сәясәте” дип аталган докладында.
Төзелешнең эчке тулай продукттагы өлеше, кайсы төбәктә булуга карап, елга 0,45-0,75 процент тәшкил итәргә ихтимал.
Үсеш җитештерүдә һәм торак төзелешендә күзәтеләчәк, дип хәбәр итте доклад авторларының берсе – РФАнең җитештерү потенциалын һәм тармакара хезмәттәшлекне анализлау һәм фаразлау лабораториясе мөдире Александр Широв.
“Производство төзелеше – төп капиталга кертелүче инвестицияләрнең алдарак баручы үсеше хисабына, торак төзелеше исә тузган торакны бетерү программаларын актив рәвештә тормышка ашыру аркасында артачак”, – дип аңлатты ул.
Широв әйтүенчә, хәзер илебездә елга 70 млн кв. метрдан аз гына кимрәк торак сафка бастырыла. Һәр кешегә якынча 0,5 кв. м туры килә. “Бу санның бер кешегә 0,8 кв. метрга кадәр артуы өчен алшартлар бар”, – дип билгеләп үтте эксперт. Шул ук вакытта процент ставкалары кимү фонында ипотека кредитын бирүнең артуы күзәтелә. Россиялеләр арасында яңа төзелгән йортлардагы фатирларга ихтыяҗ артты, дип белдерде Широв.
“Хәбәрләр. Икътисад” хәбәр иткәнчә, Икътисади үсеш министрлыгы якындагы өч елда Россиядә икътисад үсешенең төп факторлары сәнәгать җитештерүе, төзелеш һәм сәүдә булыр, дип көтә.
ИҮМ фаразларына караганда, төзелешнең үсеш темплары 2020 елда 2017 елдагы 4,2 проценттан 5,4 процентка кадәр үсәчәк.