Төзелеш – җитештерүнең иң куркыныч тармакларыннан берсе, шуңа бәйле рәвештә, хезмәтне саклау таләпләрен бозу актуаль һәм хәл ителергә тиешле проблема булып тора. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үз эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозуларны кисәтүгә, ачыклауга һәм юл куймауга зур игътибар бирә.
2017 елның 27 декабренә булган мәгълүматлар буенча, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен, административ җаваплылык турында 287 карар (шуларның 142се – кисәтүләр) чыгарылды (гомуми суммасы – 7 млн 866 мең сум).