Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев торак төзелешен өлешле финанслаудан проектлыга этаплап күчү планын раслады. Бу хакта Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 22 декабрь көнне “Бердәм Россия” партиясе съездының бәхәс мәйданчыгында хәбәр итте.
“Чаралар планы Төзелеш министрлыгы, Финанс министрлыгы, Россия банкы һәм Ипотека торагын кредитлау агентлыгы белән бергәләп төзелде. Анда вәкаләтле банклар аша гражданнарның акчасын төзелеш өчен җәлеп итү ысулларын этаплап үзгәртү шартларын җайга салуга һәм проектлы финанслау механизмнарын кертүгә юнәлдерелгән законнар һәм законнар үтәлеше хакына чыгарылган актлар исемлеге китерелгән”, – дип сөйләде министр.
Михаил Мень тәгаенләп әйткәнчә, план өч этаптан тора һәм өч елга исәпләнгән. Аны тормышка ашыруның нәтиҗәсе төзү оешмасы һәм өлешле төзелештә катнашучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә өченче якны – банкны кертү булырга тиеш. Өлешле төзелештә катнашучылар акчаларын банкларга махсус счетларга яки эскроу счетларына күчерәчәк, ә банклар йортлар төзелешен финанслаячак, шул исәптән гражданнардан алынган акча хисабына да.
Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы шушы өч ел эчендә Хөкүмәт һәм Үзәк банк хәл итәргә тиешле төп мәсьәлә – банкларның төзү оешмаларына төзелеш өчен акчаны нинди процент ставкасы буенча бирүе булуын әйтте. “Без хокук нормаларының практикада кулланылышына караячакбыз. Башта төзү оешмаларына мондый модельгә үз теләкләре белән күчәргә мөмкинлек тудырачакбыз һәм аларга илдә хәзерге вакытта этаплап кертелә торган катгый таләпләр буенча кайбер җиңеллекләр бирәчәкбез. Шулай итеп, без пилотлар булдыра һәм бу модельнең никадәр тормышчан эшләвен аңлый алачакбыз. Ә иң мөһиме: гражданнардан нуль процент фондлаштыру буенча акча алган банклардан бирелә торган акчаның төзү оешмалары өчен күпме торасын күрәчәкбез”, – дип белдерде Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Планның беренче этабы өлешле төзелеш турындагы законга һәм аңа бәйле нормаларга кертеләсе үзгәрешләрнең тиешле проектларын әзерләүне үз эченә ала. Аерым алганда, күчемсез мөлкәтне теркәү турында, физик затларның кертемнәрен иминиятләштерү турында, бөлгенлек турында законнарга һәм РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү планлаштырыла. “Закон проектларын эшләү этабын 2018 елның 1 кварталы ахырына тәмамлау планлаштырыла”, – диде Михаил Мень.