Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендәге утырышында инспекция башлыгы урынбасарлары Л.З. Фатыйхов, Р.Г. Гаянов, Хокук идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов, Инспекция аппараты бүлекләре башлыклары, территориаль органнар җитәкчеләре, шулай ук ТР ДТК инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үз эшчәнлегендә мәгълүмати ачыклык һәм үтәкүренмәлелек принцибы буенча эш итә. Коррупциягә каршы тору буенча ТР ДТК инспекциясе тарафыннан күрелә торган чаралар турында мәгълүмат инспекциянең рәсми сайтындагы (http://gsn.tatarstan.ru) “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырыла.
Утырыш кысасында ТР ДТК инспекциясенең бюджет акчасын сарыф итүен контрольгә алу турында, ТР ДТК инспекциясенең контрактлар төзү хезмәтенең эш нәтиҗәләре турында, коррупциягә каршы тору турында законнардагы үзгәрешләр хакында, Комиссиянең 2018 елга эш планын раслау турында мәсьәләләр карап тикшерелде. Шулай ук Татарстан Республикасы прокуратурасының 2017 елда Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору турында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү практикасына уздырылган анализ нәтиҗәләре хакындагы мәгълүматы да каралды. Дәүләткә хезмәт итү һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы Н.А. Габсәләмова катнашучыларга бүләкләр алуны тыюны үтәү зарурлыгы турында искәртте.
Дәүләти һәм муниципаль вазыйфалар, дәүләт гражданлык хезмәте һәм муниципаль хезмәт вазыйфалары биләүче затларның физик һәм юридик затлардан акча һәм бүләкләр алуын тыю “Коррупциягә каршы тору турында” (12.1 ст. 3 өл. 7 п.), “Россия Федерациясенең дәүләт гражданлык хезмәте турында” (17 ст. 1 өл. 6 п.) һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” (14 ст. 1 өл. 5 п.) федераль законнарга кергән.
Вазыйфи затның тыюга карамастан бүләк алуы мәнфәгатьләр конфликты өчен шартлар тудыра һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылуга (ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат ителүгә кадәр) сәбәп булырга мөмкин.