Россия Төзелеш министрлыгы, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруны норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр проектын төзеп, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җибәрде. 18 декабрьдә Иҗтимагый совет Президиумы утырышында бу хакта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий җиткерде.
Төзелешнең сыйфатын тәэмин итү һәм законлылыгын саклау өчен, Россиянең Төзелеш министрлыгы дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару буенча Ростехнадзор тарафыннан 2006 елдан 2007 елга кадәрге чорда бастырып чыгарылган рекомендация документларын дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруны регламентлаучы актларга алмаштырырга тәкъдим итә. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителүче чаралар дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару процедураларына карата закон таләпләре һәм нормаларын үтә күренмәле һәм аңлаешлы иттереп, аларның тәртипкә салынуын тәэмин итәчәк.
Капиталь төзелеш объектын кабул итү процедурасын башкарганда, территорияне төзекләндерү һәм кечкенә формалар торгызу кебек башкарылган эшләрнең тәңгәллеген тикшерү вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына йөкләргә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, күзәтчелек инспекциясенә экспертиза нәтиҗәләренә карата судта һәм административ тәртиптә шикаять белдерү вәкаләтләрен дә бирергә кирәк, чөнки дәүләтнеке булмаган экспертизалардан күп очракта сыйфатсыз бәяләмәләр алынуы билгеле. “Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының вазыйфаи затлары бирә торган йомгаклау нәтиҗәләренең сыйфатын һәм статусын күтәрү өчен, ул затларны аттестацияләү процедурасын кертүне дә зарури дип саныйбыз. Дәүләт күзәтчелеге органнарының дәүләт төзелеш күзәтчелеген ихтимал башкару чоры – төзелешнең башлануы турында хәбәр булган моменттан алып тәңгәллек турында йомгаклау нәтиҗәсен бирү моментына кадәрге вакыт аралыгы өлешендә вәкаләтләрен дә төгәлләштерергә тәкъдим ителә. Тәңгәллек турында йомгаклау нәтиҗәсе бирелгәнче үк дәүләт төзелеш күзәтчелеге туктатылырга мөмкин булган очракларны ачыклау да шул исәпкә керә”, – диде Леонид Ставицкий.
Тәкъдимнәр проектының экспертлар җәмгыяте фикерен исәпкә алып әзерләнгәнен билгеләп үтте министр урынбасары.