Россия Хөкүмәтенең Закон проектларын эшләү комиссиясе Шәһәр төзелеше кодексына проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертиза уздыручы юридик затларның үз эшчәнлекләрен үзләре көйләүне кертү өлешендә Россия Төзелеш министрлыгы төзеп тәкъдим иткән үзгәрешләрне хуплады.
Проектны 18 декабрьдәге утырышта Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәмит Мәүлияров тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр Илкүләм яңалыклар хезмәтенә Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан закон проекты РФ Хөкүмәтенең дәүләтнеке булмаган экспертиза институтын камилләштерүгә юнәлдерелгән поручениеләрен үтәү йөзеннән әзерләнде, дип аңлатма бирде министр урынбасары.
“Төзелештә үз эшчәнлекләрен үзләре көйләүнең гамәлдә булган институтының проект документларына дәүләтнеке булмаган экспертиза уздыручы оешмаларны колачлавы андый юридик затларның җаваплылыгын арттыра, экспертиза сыйфатсыз уздырылган очракта, китерелгән зыянны компенсацияләү фондларын булдырып, зыянны каплауның һәм килешү йөкләмәләре үтәлешен тәэмин итүнең мәҗбүрилеген кертә”, – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы урынбасары Хәмит Мәүлияров.
Моннан тыш, тәкъдим ителүче карар, үзкөйләнешле оешма әгъзалары реестрын алып бару һәм үзкөйләнешле оешманың үз әгъзаларын тикшереп торуы хисабына, андый оешмалар эшчәнлегенең үтәкүренмәлелеген дә арттырачак.
Алга таба: https://news.rambler.ru/other/38706338/?utm_content=rnews&utm_medium=read_more&utm_source=copylink