20 декабрьдә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү (ДТК) инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы була

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

2017 елның 20 декабрендә 15 сәгатьтә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең видеоконференция режимында түбәндәге мәсьәләләр буенча утырышы була:

1. ТР ДТК инспекциясенең бюджет акчасын сарыф итүен контрольгә алу турында (җав. Марина Владимировна Васина – финанс-икътисад контроле бүлеге башлыгы).

 2. ТР ДТК инспекциясенең контрактлар төзү хезмәтенең эш нәтиҗәләре турында (җав. Радик Равил улы Галиуллин – административ-хуҗалык тәэминаты, гражданнар оборонасы һәм дәүләт сатып алулары бүлеге башлыгы).

3. Коррупциягә каршы тору турында законнардагы үзгәрешләр хакында (җав. Лилия Таһир кызы Булатова – хокук идарәсенең юридик бүлеге башлыгы).

4. Татарстан Республикасы прокуратурасының 2017 елда Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору турында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү практикасына уздырылган анализ нәтиҗәләре хакындагы мәгълүматын карап тикшерү турында (җав. Алсу Җәүдәт кызы Игнатьева – дәүләткә хезмәт итү һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка төрле хокук бозуларны булдырмый калу секторының әйдәп баручы киңәшчесе).

5. Бүләкләр алуны тыю турында (җав. Наталья Алексеевна Габсәләмова – дәүләткә хезмәт итү һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы).

6. Комиссиянең 2018 елга эш планын раслау турында (җав. Алсу Җәүдәт кызы Игнатьева – дәүләткә хезмәт итү һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка төрле хокук бозуларны булдырмый калу секторының әйдәп баручы киңәшчесе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International