Яңа ел һәм рыштуа бәйрәмнәрен каршы алганда вазыйфаи хәлгә яисә хезмәткә бәйле (вазыйфаи) бурычларны үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алуның законда тыелган булуы хакында хәбәр итәбез.
Физик затлардан һәм юридик затлардан дәүләти һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның бүләкләр алуына чикләмәләр хакында “Коррупциягә каршы көрәш турында” (12.1 ст. 3 өл. 7 п.), “Россия Федерациясе граждан хезмәте турында” (17 ст. 1 өл. 6 п.) һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” (14 ст. 1 өл. 5 п.) Федераль законнар нигезләмәләрендә әйтелә.
Әлеге тыюны бозып, вазыйфаи затның бүләк алуы мәнфәгатьләр низагына китереп чыгара һәм ышаныч югалтуга бәйле рәвештә эштән куылуга кадәр, дисциплинар җаваплылыкка тартуга китереп җиткерергә мөмкин.