2017 елның гыйнвар-ноябрь чорында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларда 4162 тикшерүүткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 1244 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 1247 беркетмә төзелде, гомуми 22,223 миллион сумлык штрафлар салынды.
Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1181 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.