9 декабрьдә Халыкара коррупциягә көрәш көне билгеләп үтелә

2017 елның 8 декабре, җомга

БМО инициативасы буенча 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (International Day Against Corruption).

Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә булып узган югары дәрәҗәле Сәяси конференциядә имза салу өчен БМОның коррупциягә каршы, БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән Конвенция ачыла.

Документка имза куйган дәүләтләргә ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциячел керемнәргә юл кую очракларын җинаять кылу дип игълан итү бурычы йөкләнә.

Конвенциядәге нигезләмәләрнең берсе буенча, коррупция нәтиҗәсендә алынган акчаны, ул кайсы илдән алынган булса, шул илгә кайтарып бирергә кирәк.

2003 елгы Конвенция — мондый төрдәге беренче документ. Барлык структуралардагы коррупция күренешләре ил иминлегенә куркыныч тудыра торган илләр өчен ул аеруча мөһим булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә коррупциягә каршы көрәш буенча актив эш алып барыла. Шушы максатта коррупциячел һәм башка төрле хокук бозуларны профилактикалау секторы булдырылды. Инспекциянең рәсми сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә коррупциягә каршы юнәлдерелгән актуаль мәгълүмат урнаштырыла.

Тәүлек дәвамында Инспекциянең ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ эшли: 8 (843) 238-33-79.

Ай саен Коррупциягә каршы бюллетеньнәр бастырыла. Бюллетеньнәр архивы: http://gsn.tatarstan.ru/rus/antikorruptsionniy-byulleten.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International