Төзелеш – җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе булып тора, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылу проблемасы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә дә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үз эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.
2017 елның 5 декабренә булган мәгълүматлар буенча хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозган өчен гомуми 7 миллион 306 мең сумлык административ җаваплылык турында 270 карар чыгарылды (аның 136 - кисәтү).