Татарстан Республикасы “Ышанычлы һәм сыйфатлы юллар” федераль проектын тормышка ашыру буенча Россиянең лидер төбәкләре исәбенә кергән.
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов бүген, 6 декабрь көнне, әлеге проектны тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә катнашачак. Утырыш Мәскәүдә Россия премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узачак. Бу хакта ТР башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама итеп, “Татар-Информ” агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге программа 2025 елга кадәр исәпләнгән, ә 2017 елда аны тормышка ашыру өчен 65 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта агломерацияләрдәге юлларның 52%ыннан артыграк өлеше заманча норматив таләпләренә җавап бирә. 2025 елга бу күрсәткеч 85% дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.