“Л” хәрефенә коррупциягә каршы сүзлек

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Җәмәгатьчелек аңында һәм илкүләм хокукый психологиядә коррупция күренешләрен чагылдыруның Латин Америкасы моделеН.П. Мелешко белән  С.Г. Александров фикеренчә, дәүләт тарафыннан коррупциянең шундый күләменә юл куелган, күләгәдәге һәм криминалга бәйле икътисад секторларына дәүләт белән чагыштырырлык дәрәҗәдә кодрәт бирелгән вәзгыять. Коррупциягә каршы көрәш дулкынында диктатура урнаштыру мөмкинлекләре барлыкка килә.

ЛИХОДАТЕЛЬ – хезмәте буенча хокуксыз гамәлләргә этәрү максаты белән түрәгә ришвәт тәкъдим иткән яисә биргән зат.

ЛИХОДАТЕЛЬСТВО – бирүче (тәкъдим итүче) затның яисә өченче затларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, хезмәте буенча хокуксыз гамәлләргә (гамәл кылмауга) этәрү максаты белән дәүләт хакимияте органы яисә җирле үзидарә органы вазыйфаи затына ришвәт тәкъдим итү яисә тапшыру.

ЛИХОИМСТВО – XVII г. Россия законнары буенча түрәнең хезмәте буенча хезмәт вазыйфаларын бозуга бәйле гамәлләре өчен ришвәт алуы.

ЛИХОИМЕЦ – XV гасырдан XVII гасырга кадәрге чорда: Россиядәге дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органының хокукый нормаларда билгеләнгәннән арттырып дәүләт вазыйфаларын башкарган өчен халыктан түләү алган вазыйфаи заты; аннан соңрак чорларда: хезмәте буенча хокукка каршы килә торган гамәле яисә гамәл кылмавы өчен ришвәт алучы түрә.

Халык каршысында статуска ия булган зат (ЛИЦО) – дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында, дәүләти һәм муниципаль учреждениеләрдә, коммерцияле оешмаларда (оешу-хокук формасына һәм мөлкәт рәвешенә бәйсез рәвештә), шулай ук коммерциясез оешмаларда (шул исәптән чит илдәге һәм халыкара) даими, вакытлы рәвештә яисә махсус вәкаләт буенча вазыйфалар башкаручы физик зат.

Коррупциячел җинаять шәхесе (ЛИЧНОСТЬ) – шәхеснең җәмәгатьчелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм мәкерле яисә башка шәхси максатлар өчен гамәлдәге җинаять законнары күзлегеннән караганда кабул ителми торган чараларны һәм методларны куллануында чагыла торган социаль әһәмиятле үзлекләре җыелмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International