Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 120 мең сумнан 271 мең сумга кадәр арткан. Күчемсез мөлкәт белән эш итү һәм мәгариф өлкәсендә кооррупционерлар аеруча күп, – диде ЭЭМ Татарстан буенча икътисадый хокук бозулар бүлеге башлыгы Ринат Акчурин.
«2017 елның 10 ае буенча Татарстанда коррупциягә кагылышлы 586 җинаять очрагы ачыкланды, китерелгән зыян күләме – 770 миллион сум. Коррупция эшләренең төп өлешен дәүләт хакимиятенә каршы кылынган җинаятьләр алып тора – 396 факт», – диде Акчурин. «120 ришвәтчелек факты ачыкланды, аның 32се аеруча зур күләмдә алынган, ришвәтнең уртача күләме артты. Әгәр 2016 елда ул 120 мең сум тәшкил иткән булса, быел аның күләме 271 мең сумга җитте», – диде ул. Акчурин сүзләренә караганда, күчемсез мөлкәт белән эш итү өлкәсендә коррупционерлар аеруча күп, биредә шушы коррупциягә кагылышлы 160 җинаять очрагы ачыкланган, мәгариф өлкәсе икенче урында тора – 58 җинаять. Төзелеш һәм ТКХ, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминат өлкәләре дә әллә ни артта калмаган.
«Татарстанда узган елда бюджет акчасын законсыз үзләштерүгә кагылышлы 377 җинаять очрагы ачыкланды. Без беләбез: бюджет акчасы булган җирдә һәрвакыт коррупция куркынычы да яши, ришвәт тәкъдим итү, алу, бүлешү, коммерциячел сатып алу фактлары бар. Җинаять эшләре кысаларында барлык дәрәҗә бюджетларга 294 миллион сум күләмендә зыян китерелгән булуы ачыкланды», – дип билгеләде Акчурин.
Тулырак итеп РБК сайтында:
https://rt.rbc.ru/tatarstan/freenews/5a1e8c829a79479ee06638e5