РФ Президентының Федераль Җыенга Еллык юлламасы якынлашып килгәндә, “Россия яңалыклары” мәгълүмат агентлыгы һәм “Россиянең икътисади сәясәте” журналы редакциясе “Россия төбәкләрендә халыкның тормышы һәм эшчәнлеге – 2017” җыелма мәгълүмат отчетын формалаштыралар.
Әлеге түләүсез интернет-ресурсның максатлары булып торалар:
- башкарма хакимиятнең төбәк һәм муниципалитет органнарына ресурсларны һәм тырышлыкны Россия төбәкләренең барлык төр торак пунктлары (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияткә ия шәһәрнең шәһәр эчендәге территориясе, шәһәр эче бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) территорияләрендә яшәүче гражданнарның социаль проблемаларын хәл итүгә туплау эшендә, Россия төбәкләрендә яшәүче гади халыкның эшлекле тәкъдимнәрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр тәэмин итүдә мәгълүмати ярдәм күрсәтү;
- киләчәктәге кыска һәм уртача срокта булачак хәлләргә кагылышлы тәгаен бурычларны хәл итү эшендә Россия төбәкләре хакимият органнарының муниципаль берәмлекләр халкы белән хезмәттәшлек итүенең, урыннарда эшлекле активлыкны үстерүнең уңышлы тәҗрибәсен яктырту. Җыелма мәгълүмат Баш биттә яки “Россия һәм төбәкләр турында” дип аталган http://www.kremlinrus.ru/news/165/ махсус блогында туплана;
- порталда теркәлгән дәүләт идарә органнары һәм РФ субъектларының торак пунктларында яшәүчеләр публикацияләр һәм видеоматериаллар урнаштыра, планлаштырылган тармак чараларын яктырта, мәнфәгатьләр буенча эш төркемнәре оештыра, шулай ук Россия төбәкләренең 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше, аерым алганда, социаль өлкәдә төбәк һәм муниципалитет дәрәҗәсендә хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү, финанс тотрыклылыгы һәм бәя ясалышы стартегияләрен төзү, эшкуарлыкны һәм куллану базарын үстерү, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгатьне һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, АСК системасын, ТКХ, ЯЭКны һәм экологик иминлекне камилләштерү, авария хәлендәге торакны бетерү, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензияләнгән контрольне тормышка ашыру, сатып алулар һәм тарифларны көйләү, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә контрактлар системасын җайга салу, азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт-туристлык, фән-мәгариф потенциалын ныгыту, мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәтләре күрсәтүнең, медицина ярдәменең, Россия Федерация халкын гражданлык ягыннан, хокукый һәм социаль яклауның бар кеше дә файлалана алырлык булуын һәм сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча бәхәсләрдә катнаша ала. Теркәлү монда: http://www.kremlinrus.ru/news/165/#reg.
РФ субъектларында яшәүчеләр илебез тормышында тагын да активрак катнашсын өчен, порталда күпфункцияле бүлекләр булдырылды: “Барлык яңалыклар” http://www.kremlinrus.ru/news/ һәм “Илләр турында” http://www.kremlinrus.ru/news/164/. Ә төбәк һәм муниципалитет дәрәҗәсендәге предприятиеләр һәм оешмалар үзләренең товарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен http://www.kremlinrus.ru/vk махсус битендә түләүсез алга сөрү мөмкинлегенә ия.
“Россия төбәкләрендә халыкның тормышы һәм эшчәнлеге – 2017” җыелма мәгълүмат отчеты – федераль хакимият органнарына РФ субъектлары территорияләрендә гражданнарның тормыш сыйфаты турында мәгълүмат бирүнең стратегик чыганагы.