Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

2017 елның 12 декабрендә 12.00 дән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты кушуына тәңгәл китереп, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә кабул итү Казан ш., Зур Кызыл ур., 15/9 й. адресы буенча булачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе вәкаләтенә, гамәлдәге законнар нигезендә, проект документлары экспертиза узарга тиеш булган капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, төзелешкә дәүләт күзәтчелеген башкаруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү керә.

Кабул итү алдан язылмыйча гына уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International