Бүген ТР ДТК инспекциясенең Татарстан Республикасы Иминлек советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советының уртак утырышы беркетмәсенең үтәлеше һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контрольлек итү буенча куст киңәшмәсе булып узды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү (ТДК) инспекциясенең Татарстан Республикасы Иминлек советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советының уртак утырышы беркетмәсенең үтәлеше һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контрольлек итү буенча куст киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Инспекция хезмәткәрләре, төзелеш оешмалары һәм Казан шәһәренең, Лаеш, Зеленодольск муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов ачты. Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыргандагы төп мәсьәләләр һәм таләпләр турында Инспекциянең Хокук идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов сөйләде. Инспекциянең төзелеп беткән объектларны кабул итү тәртибенә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контрольлек бүлеге башлыгы И.А. Кәримова киңәшмәдә катнашучыларны, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда, төзелеп беткән капиталь төзелеш объектын тикшерү үзенчәлекләре белән таныштырды. Инспекциянең төзелеп беткән объектларны кабул итү тәртибенә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контрольлек бүлеге начальнигы урынбасары Ф.Р. Ризванов Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортларның һәм (яки) башка төрле күчемсез мөлкәт объектларының өлешле төзелеше өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) өлешле төзелеш турындагы законнардагы үзгәрешләргә туры китереп башкару турында сөйләде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мондый киңәшмәләр даими блачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International