Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә дүрт күп балалы гаилә бүген ун ике бүлмәле фатир алды. Ике гаиләгә ике фатир эләкте, ә тагын икесенә – өч. Яңа фатир алучыларга ачкычларны Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов тапшырды. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы дәүләт заказчысы - Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы. Шул программа кысаларында быел 50 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итәргә кирәк. Алар өчен 74 торак бүлмә бирелде. Шуларның 51 күп балалы 29 гаилә өчен Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзеде. Шуларның 34 фатирларында инде Азнакай, Арча, Буа, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай һәм Ютазы районнарыннан, шулай ук Казаннан да 19 гаилә яши. Калган ун гаилә 17 фатирда яшәячәк, аларның төзелеше Аксубайда, Кукмара, Спас районында, Казанда тәмамланып килә.