Ел башыннан бирле хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен 6,8 миллион сумнан артык штраф салынды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Төзелеш – җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылуы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.

2017 елның 20 ноябренә карата хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 6 млн 806 мең сумлык 256 карар (аның 131се – кисәтү) чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International