Россия Президенты Владимир Путин РФ субъектларындагы башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелелеген бәяләү өчен 24 күрсәткеч раслады. Нәтиҗәлелек күрсәткечләре исемлегенә, шул исәптән, торакның үтемлелек һәм ТКХ хезмәтләренең сыйфат күрсәткечләре дә кертелгән. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Субъектлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре исемелегенә 24 пункт кергән. Киләсе елдан башлап төбәкләрне бәяләгәндә торакның үтемле булу коэффициенты, төбәктә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты һәм үтемле булуы исәпкә алыначак. Торакның үтемлелек коэффициенты өч кешедән торучы гаиләгә, гаиләнең җыелма керемен исәпкә алып, 54 кв. метр мәйданлы торак сатып алу өчен кирәкле еллар саны буенча исәпләнәчәк. Үтемлелек нәтиҗәлелеген бәяләү өчен шулай ук алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү, асылда, гражданнар акчасын җәлеп итеп төзелүче объектлар саны белән проблемалы объектлар саны чагыштырмасы да йогынты ясаячак.
ТКХ хезмәтләренең сыйфат күрсәткече су, җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүдә бозылган көннәр санын халыкның ТКХ өчен түләүләрдәге уртача чыгымнарын төп товарлар һәм хезмәтләр буенча теркәлгән җыелма бәясе белән чагыштырудан, утильләштерелгән каты көнкүреш калдыклары өлешен аның гомуми өлеше белән чагыштырудан, шулай ук чистартылган агынты суның норматив өлешен аның гомуми өлеше белән чагыштырудан чыгып исәпләнәчәк.
“Торак-коммуналь хезмәтләрне бирү сыйфаты һәм тотрыклылыгы төбәк хакимиятенең нәтиҗәле эшчәнлеген бәяләү критериясе генә түгел, ә теге яисә бу төбәктә яшәүнең уңайлы булу-булмавын бәяләргә мөмкинлек бирүче параметр да булып тора. Россиянең Төзелеш министрлыгы ягыннан торакның һәм күрсәтелә торган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренең сыйфатын һәм үтемлелеген яхшырту, ТКХ өлкәсендә бизнес алып бару өчен тагын да үтәкүренмәлерәк шартлар тудыру өчен инициативалар эшләнә. Төбәк дәрәҗәсендә тармакның камилләштерелүе, ә җитәкчеләрнең андагы бурычлар белән ныклап эшләве мөһим”, – диде Россиянең төзелеш министры Михаил Мень.
Нәтиҗәлелек күрсәткечләре исемлеге нигезендә субъектларның җитәкчеләренә ел саен, 1 октябрьгә кадәр, Россия Хөкүмәтенә башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү өчен фактта ирешелгән күрсәткечләр турында, шулай ук өч еллык чорга планлаштырылган күрсәткечләре турында докладлар җиткереп тору зарури булачак.