2017 елның 10 аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 20 миллион сумлык штраф салынды

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларда 3710 тикшерү үткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 1107 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 1138 беркетмә төзелде, гомуми 19,928 миллион сумлык штрафлар салынды.

Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1144 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International