13 ноябрьдә, "ТЯГ" телеканалының туры эфирында "Яңа гасыр трибунасы" программасында Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин катнашты. Программа республикадагы автомобиль юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау темасына, шулай ук шушы тармактагы коррупция күренешләре проблемасына багышланган иде.
Үзенең чыгышында Ильфарт Фәтхрислам улы автоюлларны төзегәндә һәм үзгәртеп корганда гамәлгә ашырыла торган дәүләт төзелеш күзәтчелеге турында, ачыкланучы гайре табигый җитешсезлекләр, хокук бозучыларга карата күрелә торган чаралар турында тәгаенләп сөйләде.
Видеога сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=jo44DsPvQzY