Россиянең Төзелеш министрлыгы уңайлы тирәлек формалаштыру буенча өстенлекле проектны тормышка ашыруның үтәлеш динамикасын чагылдыра торган төбәкләр исемлеген формалаштырган. Лидерлар өчлегендә – Татарстан Республикасы, Калуга өлкәсе һәм Чечен Республикасы. Бу хакта РФ төзелеш министры Михаил Мень Россиянең барлык төбәкләреннән профильле ведомстволарның вәкилләре белән ТКХ һәм шәһәр тирәлеге мәсьәләләренә багышланган белем алу семинарында хәбәр итте.
"Алдагы 5 ел эчендә без үзебезнең барлык муниципалитетларда тәртип урнаштырырга, безнең шәһәрләребезнең визуаль кыяфәте өлешендә бер адым алга ясарга бурычлыбыз. Иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын тәртипкә китерү һәм заманча таләпләргә җавап бирә торган иттерү буенча безгә нәтиҗәле эш башкарырга кирәк. Без бу эшне халык һәм күчемсез мөлкәт хуҗалары белән башкарачакбыз", – диде Михаил Мень, киңәшмә программасын ачып.
Ул искәртеп узганча, төбәкләрдә проектны тормышка ашыру динамикасын, түрәләрнең һәм халыкның җәлеп ителү дәрәҗәсен һәм теге яисә бу шәһәрдә үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә беленеп торуын күрү мөһим. Ведомство рейтингында Татарстан Республикасы 77 мөмкин булган баллдан 68 балл туплап, беренче урынны яулаган. Лидерлар исәбенә шулай ук Калуга өлкәсе белән Чечен Республикасы да кергән, алар 67 һәм 66 балл туплаган.
Төбәкләр бәяләнә торган рейтинг критерийлары арасында – норматив базаны кабул итү чорларын саклау, гражданнарны җәлеп итү рәвешләре саны, ТКХ ДМС системасында эшләү, төзекләндерү буенча төгәлләнгән эшләр саны, Россия Төзелеш министрлыгы сайтында урнаштырылган иң яхшы тәҗрибәләрне алга таба китапханә өчен тиражлау буенча тәкъдимнәр кертү һәм башкалар.