Яңа ГОСТ таләпләре бинаның исәп инсоляциясендә төгәллекне арттырачак

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

ГОСТ Р "Биналар һәм корылмалар. Инсоляция озынлыгын хисаплау методлары" илкүләм стандарты кабул ителде, аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә яктылык климаты ресурсларыннан тагын да тулырак рәвештә файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк, бу исә проектлана торган биналарның биеклеген арттырырга булышачак. Документ Россия Төзелеш министрлыгына буйсынучы "ФЦС" ФАУ һәм ТК 465 "Төзелеш" тарафыннан экспертиза узды һәм Росстандартта теркәүгә алынды.

ГОСТ Р "Биналар һәм корылмалар. Инсоляция озынлыгын хисаплау методлары" илкүләм стандарты беренче мәртәбә эшләнә. Ул Россиядә төзелештә стандартлаштыру системасына бәйле. Стандартта бирелгән нигезләмәләр Россия Федерациясенең барча территориясендә биналарны төзүне проектлауның һәм эксплуатацияләүнең төрле стадияләрендә биналарның һәм территорияләрнең хисапланган инсоляция озынлыгы биеклеген ачыкларга ярдәм итә. Стандартны гамәлгә кертүнең техник-икътисадый файдасы биналарның инсоляция хисапнамәләрендә төгәллекне арттырудан һәм яктылык климаты ресурсларыннан тагын да тулырак файдаланудан гыйбарәт. Төзелеш урынының география киңлеген тәгаенләү һәм аңа туры килә торган инсоляция графигын яисә кояш картасын куллану күп очракта проектлана торган бина биеклеген бер катка озынайту мөмкинлеген бирә.

Әлеге стандартта биналарның һәм территорияләрнең инсоляция озынлыгын хисаплау буенча ике график метод бирелә. Беренче метод айның контроль көннәрендә төзелгән инсоляция графикларын куллануга нигезләнгән (үзәк география зонасы өчен – көн белән төн тигезләшкән көннәр өчен), тәүлек дәвамында теркәлгән нокта аша узучы кояш нурларының горизонталь яссылыгы проекциясеннән, шулай ук биеклектә аларның билгеле бер адым аша уздырылган горизонталь яссылыклары кисешкән линияләрдән гыйбарәт. Бу метод гомумкабул ителгән һәм проект тәҗрибәсендә һәркайда кулланыла.

Икенче метод – кояш карталары методы, елның төрле айларында контроль көннәрендә инсоляция озынлыгын хисаплап чыгарырга булыша.

Эшләнә торган илкүләм стандарт проекты 7 бүлектән һәм дүрт кушымтадан тора, биредә бинаның инсоляция озынлыгын хисаплаганда күләгәле һәм яктылык булган почмакларны һәм бинага яктылык үтеп керә торган хисап ноктасын ачыклау үрнәкләре, инсоляция графиклары һәм кояш карталары китерелә.

ГОСТ Р "Биналар һәм корылмалар. Инсоляция озынлыгын хисаплау методлары" илкүләм стандарты Россия Төзелеш министрлыгы буйсынуындагы "Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең төзелеш физикасы фәнни-тикшеренү институты" ФАУ тарафыннан "ЦЕРЕРА-ЭКСПЕРТ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте катнашында эшләнгән. Стандартны 2018 елда гамәлгә кертү планлаштырыла. Стандартны тикшерү чоры – 2023 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International