Инспекциянең капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Хокукый идарәгә дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалары төркеменә кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.
Бәйсез экспертлар сыйфатында комиссия утырышында “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, доцент, философия фәннәре кандидаты Ленар Касыйм улы Сафиуллин, КДАТУ “Төзелеш технологиясе, аны оештыру һәм механикалаштыру” кафедрасы җитәкчесе, техник фәннәр докторы, профессор Илизәр Тәлгат улы Мирсәяпов катнашты.