Инспекциянең капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнбатыш территориаль органнарына дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалары төркеменә кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.
Бәйсез экспертлар сыйфатында комиссия утырышында “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, доцент, философия фәннәре кандидаты Ленар Касыйм улы Сафиуллин, КДАТУ “Төзелеш технологиясе, аны оештыру һәм механикалаштыру” кафедрасы җитәкчесе, техник фәннәр докторы, профессор Илизәр Тәлгат улы Мирсәяпов катнашты.